Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Илһам» яшь язучылар бәйгесенең Гран-прие Балтачка кайтты (фото)

16 нчы май көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.

Бәйгегә Татарстан районнарыннан һәм Россия субъектларыннан 664 эш кабул ителгән. Беренче турны үткән укучылар белән биш район җирлегендә язучылар катнашында  очрашулар үткәрелде.

16 май  көнне Казан шәһәренеӊ Габдулла Тукай әдәби музеенда «Илһам»  Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасында Балтач районыннан 8 укучы катнашты. 

Түнтәр мәктәбенеӊ 11 нче сыйныфы укучысы Иванова Эльвина Гран-прига лаек булды. «Яшь шагыйрь», «Яшь прозаик», «Яшь журналист», «Яшь драматург» номинацияләрендә  Шубан мәктәбеннән Дәминов Миндияр-1 нче урын,  Карадуган гимназиясеннән Абдуллина Рәйсә, Түнтәр мәктәбеннән Фазылҗанова Рамилә,  Яӊгул мәктәбеннән Николаева Алина 2 нче урын урыннар алдылар. Нөнәгәр мәктәбеннән Нотфуллина Ильнара, Смәел мәктәбеннән Нигъмәтҗанов Раушан, Карадуган гимназиясеннән Галиәхмәтова Регина «Өметле киләчәк» номинациясендә җиӊү яуладылар.   Әлеге укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм бүләкләре  тапшырылды.  Җиңүчеләрнең әсәрләре альманахка кертелде.  

«Илһам»  Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә укучыларны әзерләүдәге нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен   Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызына, Түнтәр урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәкыйпова Лилия Мөнир кызына Мәгариф һәм фән министрлыгыныӊ рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев