Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илкүләм проектлар ярдәмендә 78 белем бирү оешмасы компьютерлы бклды

Авыл һәм кечкенә шәһәрләрдәге 42 мәктәптә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды һәм аларда матди-техник база яхшыртылды.

Республикада илкүләм проектларның үтәлешен күзәтеп торучы ТР Икътисад министрлыгы, мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларны гамәлгә ашыру ярдәмендә Татарстанның 78 белем бирү оешмасы заманча укыту һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителде. Үткән ел авыл һәм кечкенә шәһәрләрдәге 42 мәктәптә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Бу уңайдан мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытылды, дип хәбәр итә.

Интерактив сыйныфлардан тыш Арча, Алексеевск, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә районнарындагы авыл мәктәпләрендә 6 спорт залына ремонт ясалды.

Шулай ук 2020 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Казанда һәм Питрәч районында ике белем бирү учреждениесе ачылды. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Казанның Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында ике мәктәп сафка бастырылды.

 

Мәгълүм булганча, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүдә илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында»гы указга кул куйган иде. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга шул вакытта старт бирелде.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проект Үсеш ноктасы