Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илле кешелек бер гаилә

Бу чара чын бәйрәм - гаилә бәйрәме булды

Илле кешелек бер гаилә

 

4нче июньдә Балтач гимназиясенең 1нче и сыйныфы укучылары әти- әниләре белән бергә походка чыкты. Әтиләр тәмле шашлык пешерде, әниләр өйдән әзерләп килгән тәм-томнардан табын корды. Балалар укытучылар оештырган уеннарда катнашты, рәхәтләнеп йөгерде. Иң күңеллесе, мөгаен, әтиләргә, аннан соң әниләргә каршы балаларның футбол уйнавы булгандыр.
Бу чара чын бәйрәм - гаилә бәйрәме булды, чөнки укучыларның күбесе бөтен гаиләсе белән килгән иде. Бу көнне 50гә якын кеше бер гаилә - 1нче и гаиләсе булып матур итеп ял итте.
Балаларга да, зурларга да шулкадәр уңай тәэсирләр калдырган походны оештыручыларга, бигрәк тә Солтанова Райләгә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев