Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илледән артык кешенең берьюлы “Үрдәкләр зарядкасына” басуы  гына да үзе ни тора?! (+фото)

“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Безнең бакчабызда да уртанчылар-зурлар төркемендә узган эшчәнлегебез сәламәтлекне саклауга багышланган иде.

Бу атналыкта балалар белән күләмле эш башкарылды. Балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллау булдырылды. Иртәнге зарядканы ясау, дөрес туклану, чисталык, спорт белән шөгыльләнү, организмны чыныктыруның сәламәтлеккә уңай йогынты ясавы турында әңгәмәләр оештырылды.

Ә аның бер көне ”Сәламәт булыйк” дигән спорт бәйрәме буларак үтте.Әйе, чыннан да искиткеч күңелле очрашу-ярыш булды ул. Төркемебезнең әти-әниләре-бар да яшьләр, алардан энергия бөркелеп тора.Һәрвакыт кызыклы идеяләре туып, тәрбиячеләр тәкъдим иткән чараларны күхтәреп алулары белән алар аерылып торалар. Бәйрәмгә барлык әти-әниләр дә, балалар да спорт костюмнарыннан килделәр.Алдан ук ике командага бүленеп, үзләренә исем, девиз өйрәнгәннәр, матур эмблемалар да эшләгәннәр.

Бәйрәм әниләрнең “Куян кызы”спектаклен күрсәтү белән башланып китте. Анда уйнаган әниләрнең өч авылдан бакчага йөртүләрен исәпкә алсаң, бу әсәрне кайда, ничек өйрәнеп өлгергәннәренә сокланмый мөмкин түгел! Афәрин, әниләр! Алар сабыйларга витаминнарның файдасы, чисталыкның сәламәтлеккә йогынтысы турында аңлаттылар.

Әлбәттә, ярышлар да бик күңелле, җылы обстановкада үтте. Һәр команда үзләренең өлгерлеген, җитезлеген күрсәтергә омтылды. Илледән артык кешенең берьюлы “Үрдәкләр зарядкасына” басуы  гына да үзе ни тора. Иң тырышканы - балалар булды. Алар әти-әниләре белән бергә ярыштылар да, күңелле уеннар да уйнадылар, шигырь һәм җырга осталыкларын да күрсәттеләр.

Ярышларны бәяләп баручы жюриебыз да бар иде. Бакча мөдире Илһамия Таһировна һәм өлкән тәрбиячесе Эльмира Габделшәкүровна үзләре дә ярышларны чын күңелдән күзәтеп, әти-әниләрнең бердәмлегенә, активлыгына соклануларын белдерделәр.

Бу ярышта кайсы команда җиңде дип уйлыйсыз? Дуслык җиңде, әлбәттә! Ә җиңүчеләр буларак балаларга медальләр тапшырылды.Ә әти-әниләр  мондый гаилә белән очрашуларны тагын оештырырга теләк белдерделәр, гаилә белән бакчаның бердәм эшчәнлеген югары бәяләделәр.

Раушания Нигъмәтуллина 

Дилә Гарипова 

 Карадуган балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев