Илсур Һадиуллин: Укытучыларның хезмәт хакын 2022 елның гыйнварыннан арттыру турында карар кабул ителде
Татарстанда киләсе елның 1 гыйнварыннан мәгарифнең бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак.
Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Instagram социаль челтәрендә туры эфир вакытында хәбәр итте.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, яшьләрне мәгариф өлкәсенә җәлеп итү өчен төрле кызыксындыру чаралары күрелә. Аерым алганда, хезмәт хакын арттыру планлаштырыла.
«Укытучыларның хезмәт хакын 2022 елның гыйнварыннан арттыру турында карар кабул ителде. Мәгариф системасында бу карар барлык хезмәткәрләргә, шул исәптән кече тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, техник персоналга, мәктәп җитәкчеләре һәм завучларга кагыла. Уртача алганда, оклад 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр арта. Ә аннан соң, процент нисбәте нигезендә, кызыксындыру һәм компенсация түләүләре арта», — дип сөйләде ул.
Һадиуллин киләсе елда сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр сакланачагын әйтте. «Бу класс өчен 550 сум һәм һәр бала өчен 80 сум, шулай ук 5 мең сум федераль акча», — дип аңлатты ул.
Хәзерге вакытта республикада физика, рус теле, математика, биология һәм химия укытучылары җитешми, дип искәртте министр.
Фото: Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев