Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ильяс хуҗаның сыерын сава алмыйча тилмергән?

Райондашыбыз, Көшкәтбаш авылы егете Ильяс Шаһиев «Мин – юморист» шоу-тапшыруында җиңүгә дәгъва кыла.

"Соңгы араларда җентекле рәвештә татар юморы дөньясын өйрәнүгә керештем. Сәбәбе дә юк түгел. Ник дигәндә, ошбу айдан башлап, мин «Мунча Ташы» эстрада театры оештырган «Мин – юморист» шоу-тапшыруында катнашам! Әйе-әйе, үзем язган юмористик монолог һәм сатирик хикәяләр белән Гамил Әсхадулла һәм Салават Фәтхетдинов сыман иптәшләр каршында чыгыш ясый башладым. Ярымфинал уенында, «Йолдызлы» импровизация» киртәсен уңышлы узу өчен, миңа кулдаш-ярдәмче вазыйфасына «Артур&Марат» дуэты солисты, яисә беренче «Казан егетләре» төркеменең «икенчесе» Марат Галимов билгеләнде.
Безгә «Хуҗаның сыерын сава алмыйча тилмерүе» күренешен бөтен нечкәлекләрендә чагылдыру бурычы куелган. Мин – сыер, ә кунак иптәш – хуҗа. Нишләсәм дә эшләдем, ләкин барыбер саудырмадым мин ул шәһәр «хуҗасына»! Без әлеге бурычны җиренә җиткереп үтәп чыкканбыз, күрәсең, — мине финал уенына алдылар! Финал уенында мин «финалист» исеменә лаек дип табылдым, яки, безнең телгә күчереп әйткәндә, икенче урынны яуладым. Беренче урынга бердәнбер катнашкан кыз баланы чыгарып куйдылар. Хәер, моның шулай буласын мин әлеге тапшыруга сайлап алулар барышында ук сизгән идем инде...
Шоуда катнашканда, алдыма куйган максатым «Мин – юморист» тапшыруының төпле резидент-катнашучысы исеменә лаек булу иде. Мин әлеге максатыма артыгы белән ирештем, чөнки берьюлы финал уенында көрәшү һәм телевизион шоу-тапшыруда һәр атна саен чыгыш ясый башлау хокукына ия булдым.Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә Үз ярдәменнән ташламасын!", дип яза Ильяс үзенең Вконтактедагы шәхси битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев