Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Иминлек тәгәрмәче”ндә Салавычларга тиңнәр булмады

Балаларга юл-транспорт кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерү, юлларда игътибарлы булу, сәламәт һәм имин тормыш алып бару серләренә төшендерү максатыннан, 22 апрель көнне “Хыял” яшьләр үзәгендә “Иминлек тәгәрмәче” конкурсы үткәрелде.

Районның белем бирү учаклары арасында ел саен үткәрелүче әлеге бәйгедә күп балалар үз көчләрен сынап карыйлар. Менә быел да район ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән әлеге чарада укучыларны юл йөрү кагыйдәләрен белү, фигуралы йөртү, автошәһәрчек, медицина, тормыш иминлеге нигезләре, агитбригада кебек юнәлешләрдә сынап карадылар.

Бөтен төр ярышлардан соң иң көчле булып Салавыч күппрофильле лицей укучылары танылды, 2 урында Карадуган гимназиясе, 3 урында Норма урта мәктәбе, 4 урында Бөрбаш урта мәктәбе, 5 урында Шеңшеңәр мәктәбе.

Конкурста җиңүчеләр истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Шушы бәйгедә урыннар алуга ирешкән командаларны ихластан котлыйбыз, ә инде быел уңышка ирешә алмаучыларга алдагы елларда уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди иминлек тәгәрмәче