Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Имтихан үткәрү пунктында, ут бетү сәбәпле, БДИ өзелгән

Казанда имтихан үткәрү пунктларының берсендә ут бетү сәбәпле, рус әдәбияты һәм физика буенча бердәм дәүләт имтиханнары өзелгән.

Казанда имтихан үткәрү пунктларының берсендә ут бетү сәбәпле, рус әдәбияты һәм физика буенча бердәм дәүләт имтиханнары өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Казанның 89нчы мәктәбе базасында оештырылган 5804 нче имтихан үткәрү пунктында 48 кеше рус әдәбиятыннан һәм 212 кеше физикадан имтихан тапшырган.

“9.53 сәгатьтә Казанның Яңа Савин районында авария аркасында ут беткән. 10.53 сәгатьтә резерв чыганактан ут җибәрелгән, 10.55 сәгатьтә 18 аудиториядә контроль материаллар басылган, ике аудиториядә имтихан башланган. Әмма 11.07 сәгатьтә трансформатор подстанциясендә шартлау булган һәм янә ут беткән”, — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте белән бергә имтиханны туктату һәм БДИ бирүчеләрне 28 июньдә җыярга карар ителде. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарын шул ук пунктта тапшырачак.

 

magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди

2
X