Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын... (+фото)

Соңгы елларда Россия Федерациясенең Мәгариф турында Законы һәм “Заманча мәктәп” Федераль проекты нигезендә илебездә, республикабызда һәм шулай ук безнен районда  инклюзив белем бирү системасын төзү, ягъни мөмкинлекләре чикле булган балаларның сәламәт яшьтәшләре белән бергә укырга шартлар тудыру буенча эш алып бару алгы планга куелды.

Үз ана телендә белем бирүче һәм милли рухны саклаучы  Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә 2018-2019 уку елында 3 класс комплект булдырылып, узган елнын сентябрь аеннан 16 бала инклюзив классларга кабул ителде. Уку елы ахырында балалар саны 21 гә җитте. Бу агымдагы уку елында барлыгы 22 үзенчәлекле бала белем ала.

Бу эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен  район мәгариф идарәсе һәм гимназия тарафыннан зур эш башкарылды: республикабыздагы укытучыларның белемен күтәрү институты белән тыгыз элемтә булдырылды, районыбыздан   67 укытучы шушы юнәлештә белемнәрен күтәрде. Мөмкинлекләре чикле укучылар өчен төзелгән махсус программалар өйрәнелде, һәр балага шәхси программа төзелде, ФГОС таләпләренә туры китереп, укыту-тәрбия процессы оештырылды, мәктәп документациясенэ үзгәрешләр кертелде, ә иң мөһиме - башлангыч сыйныфлар  өчен аерым укыту һәм уен зонасы булдырылды.

Яңа укучыларыбыз гимназиябез бусагасын кыенсынып кына атлап керделәр, чөнки алар арасында бу көнгә кадәр өйдә генә торып белем алучылар, үзләре кашык тотып ашый алмаучылар, өс киемнәрен дөрес итеп кия белмәүчеләр дә  бар иде. Бу катлаулы чор артта калды.

Гимназиябез укучылары, бу балаларны  үз араларына кабул иттеләр, алар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү, аңлашу  күзәтелде. Барлык хезмәткәрләр, укучыларыбыз үзенчәлекле чор кичердек, бу  тормышка икенче күзлектән карарга өйрәндек: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләрен ныгыттык.

     Уку елы дәвамында башлангыч сыйныфлардан кала дүрт сыйныф  бүлмәдән бүлмәгә йөреп белем алды.

     2019 елның гыйнвар аенда шушы балалар өчен өр- яңа автобус гимназиябезгә тапшырылды.

Без әкренләп уңышларга ирешә барабыз.Эшебезнең нәтиҗәсе буларак, ирешкән уңышларыбызны ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда кулланып, узган уку елында зона семинары уздырдык. Бу чарада катнашкан Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучыларының   эшчәнлегебезгә югары бәя куюлары безнең дөрес юлда  булуыбызны тагын бер кат раслады.

 Ел дәвамында гимназия, район-республикакүләм конкурсларда, бәйгеләрдә катнашудан да читтә калмыйбыз. Башлангыч сыйныф укучысы Назгөл Шәһимәрдәнова белән катнашкан халыкара фәнни-гамәли конференциядә  3нче урын алуыбыз – иң югары уңышыбыз.

   Бу уку елын да үзенчәлекле балаларыбыз тулы составта  башлап җибәрде. Әти-әниләр соравы буенча югары сыйныфларда информатика фәне дә укытыла башлады. Балалар өчен төп фәннәрнең берсе булып технология – хезмәткә, һөнәргә өйрәтү фәне тора. Аларның үз  куллары белән ясалган иҗат җимешләреннән күргәзмәләр оештырабыз.

   Шундый күргәзмәләрнең берсе булып, күптән түгел  гимназиябездә “Әниемә бүләк” исеме астында бик матур районкүләм чара үтте. Бу чара районыбызда яшәүче үзенчәлекле балаларны бер “кояш” астына җыю, аларны бер көнгә булса да үзара дуслаштыру, аралаштыру, очраштыру максатыннан оештырылды. Конкурска барлыгы 62 баладан гариза килде, һәрберсе үзләренен кул эшләрен тапшырдылар. Жюриның эше җиңелдән булмады, чөнки барлык бүләкләр күңел биреп эшләнгән иде. Әлеге чарадан һэрбер бала истәлекле бүләк һәм диплом белән кайтып киттеләр. Бу игелекле чарабызны әзерләргә район мәгариф идарәсе коллективына һәм Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе хезмәткәрләренә, шәхси эшмәкәрләр Регина Нотфуллина, Нияз Рамазанов һәм Мошкиннар гаиләсе материаль яктан ярдәм кулы сузды. Иң истәлекле бүләк, мөгаен, һәр балага исемнәре язылган линейка булгандыр.

   Бу җылы чара үзенчәлекле балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Һәрбер әни күңелләреннән чыккан рәхмәт хисләре белән таралыштылар.

Гүзәл Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев