Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Инглиз теленнән имтиханны кемнәр тапшырачак?

Чит телләр буенча БДИ 2022 елдан башлап барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булырга тиеш иде.

Русия Мәгариф министрлыгында чит телләр буенча БДИ мәҗбүри булмаячак, дип расладылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тиешле карар бәйсез экспертиза һәм иҗтимагый фикер алышу процедурасын узды, дип билгеләнә.

Чит телләр буенча БДИны мәҗбүри үткәрү карарын “Бердәм Русия”дә һәм Милли ата-аналар комитетында тәнкыйтьләделәр. Бу яңалыкның актив яклаучысы экс-министр Ольга Васильева булуы да билгеле.

Билгеле булуынча, русиялеләрнең күпчелеге чит телләр буенча БДИны барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри кертергә кирәкми, дип белдергән иде. Бу фәннән имтиханны чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре сайлау буенча тапшыра алачак.

Фото: eduneo.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев