Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иннополис университетында уку Россиядә иӊ кыйммәте

1 миллион 200 меӊ сум акчаны бер ел уку өчен түләргә кирәк.

Имтиханнар якынайган саен чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларныӊ әти-әниләрен киләчәктә укуны кайда дәвам итү мәсьәләсе борчый башлый. Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен бу бигрәк тә актуаль, чөнки бюджет урыннарыныӊ кимүе нәкъ безнеӊ балаларга «суга».

«Социаль навигатор» проекты кысаларында Россиядә төбәкләрдә югары уку йортларында укуныӊ күпмегә төшүен өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә, Татарстанныӊ Иннополис университетында уку Россиядә иӊ кыйммәте, дип табылган. РИА «Новости» хәбәр итүенчә, «Информатика һәм хисаплау техникасы» юнәлеше буенча уку монда елга 1,2 миллион сумга төшә икән.

Өйрәнү Россиянеӊ 81 регионында 457 дәүләти һәм 114 дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары арасында уздырылган.

Шул ук вакытта иӊ арзан уку факультеты да Казанда. Росия ислам институтында «Лингвистика» юнәлешендә укырга өчен елга 12 меӊ сум акча түләргә кирәк.

Түләп уку булса да, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерватоиясендә барыбер иӊ югары баллар сорала. Ә бюджет өлкәсендә иӊ югары баллар Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр дәүләт институтында таләп ителә.

Фото: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югары белем