Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Җиңү юллары буйлап...»

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 2023 елда 78 ел була.

Күп еллар үтсә дә, бу сугышта алган яралар әле дә сыкрый. Кызганычка каршы, без яшәгән Шеңшеңәр авыл җирлегендә бер генә сугыш ветераны да юк инде. Бу батырларның исемнәре һәйкәл ташларына уеп язылган.

Тыл ветераннарының сафы да сирәкләнә. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңүнең тарихы белән якыннанрак таныштыру, туган илең һәм аның батырлары белән горурлану хисләрен тәрбияләү максатыннан батырлык сәгате үткәрелде.

Укучылар китаплардан Советлар Союзы Геройлары Газинур Гафиятуллин, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова турында мәгълүмат белән таныштылар. Бу геройларның батырлыклары язучыларны да илхамландырган. Бүгенге көн укучысына дәһшәтле еллар сулышын тоярга мөмкинлек биргән Г. Әпсәләмовның "Газинур", М.Девятаевның "Побег из ада", Ш. Рәкыйповның "Кызлар-йолдызлар" китапларына күзәтү үткәрелде.

Кешелек тарихында сугышлар беркайчан да туктамаган, бүгенге көндә дә дәвам итә. Тик сугыш афәте китергән зыянны, кызганычка каршы, канлы күз яшьләре белән юарга туры килә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы