Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, иҗат ул — кеше йөрәге биеклегендә (фото)

Үзәк китапханәнең уку залы «Әдәби кунакханә»гә әверелде.

2 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залы "Әдәби кунакханә«гә әверелде. Каядыр ашкыну, ярату, дуслык җепләре, туган авыл темаларын үзләренчә, самими балачак хисләре бишегендә язган каләмчеләребез Раушан Нигъматҗанов, Гүзәл Хазиева, Камилә Сафиуллина әдәби кунакханәнең иң яшь кунаклары булды.

Шигърият сөючеләрне үзләренә генә хас булган шигъри тәлгәшләре белән сөендергән Лилия Гарифуллина, Зөһрә Рамазанова, Алмаз Әхмәтгалиев, Ильмира Кузьмина, Гөлназ Әхмәдиева яшь буынга серле шигърият дөнясының остазлары буларак чыгыш ясасалар, Ленина Шафигуллина, Венера Мустафина, Гөлшат Шалаева тормыштагы яңа бизәкләрне алып күңелендәгесен дәфтәр битләренә язган кунаклар буларак истә калды.

Китап укучыларыбызның иң яратакан китапларына әверелгән «Бүре үче», «Төнге яктылык» авторлары Әлфия Габдуллина һәм Рәҗәп Бәдретдинов та һәрбер иҗатчының үз фәлсәфәсе, үз юлы икәнлегенә инандырдылар. Шигъри тәлгәшләр белән янәшә моң дәрьясын кунакларыбызга Балтач балалар сәнгать мәктәбенең баянчылар һәм курайчылар ансамбле, җырчы Илһам Хәйруллин тапшырды, Инсаф Ибрагимовның шигъри хаят булып кеше җанындагы бар хисләр давылын нәфис сүз аша җиткерүе һәрбер кунакны да уйланырга мәҗбүр иткәндер. Әдәби кунакханә һәркемнең күңеленә шигъри хис, моңлы ядкарь бүләк итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби