Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ирешелгән белән генә чикләнмәячәкләр

“Барысын да кадрлар хәл итә”, - дип әйтергә ярата Гөлсинә Фаил кызы барлык укытучыларны да бер йомгакка сыйдырып, эшләрен бер югарылыкта бәяләп.

Карадуган гимназиясе гомуми урта мәктәп буларак 1978 елда оеша. Шул дәвер эчендә мәктәпнең үткән юлы вакыйгаларга бик бай. 2015 елның 14 октябрендә мәктәп гимназия статусы ала һәм шул ук елны аңа Рәсәй һәм Тататрстанның атказанган уытучысы, 32 ел әлеге мәктәпне җитәкләгән уннан артык туган як турында китаплар чыгарган Бакый Зыятдинов исеме бирелә.

Гимназиянең төп максаты - татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, яшь буында милли ажны формалаштыру. Гимназиядә фәннәрне укыту туган телдә-татар телендә бара. Укытуны татар телендә алып бару укучы балаларда сөйләм телен баета, туган телгә, милли мәдәнияткә, туган якның гореф-гадәтләренә кызыксыну уята, сөйләм әдәбен формалаштыра.1-11 сыйныфларда укыту билингваль формада алып барыла. Укыту татар телендә баруга карамастан, һәр елны чыгарылыш сыйныф укучылары фәннәрдән югары баллар җыя һәм Татарстанның гына түгел, Мари Иле республикасында, Киров өлкәсендә урнашкан югары уку йортларына да уңышлы барып керә.

2018 елның 28 августында Карадуган гимназиясендә инклюзив сыйныфлар ачылган иде. Менә икенче елын инде ул уңышлы гына эшләп килә. - Хәзер ул балаларны күрсәгез, - ди Карадуган гимназиясе директоры Гөлсинә Зарипова мәктәпкә кергәч үк эшләп куелган фотокүргәзмәгә ишарәләп -Таныймыйсыз да сез аларны! Алар бик нык үзгәрделәр һәм бары тик яхшы якка- үз туган телендә матур итеп аралаша торган, пөхтә, акыллы укучыларга әверелделәр.

Гимназия коллективы гел яңалыкка омтылып яши, эшли, конкурсларда актив катнаша, проектлар, төрле экспериментлардан читтә калмый, иҗади эзләнүләр алып бара, интернет-платформаларда, татар сайтларында үтемле фикерләрен белдереп, кызыксынып эшли.

Гимназия базасында яшь мөгаллим һәм мөгаллимәләр өчен, районның мәктәп җитәкчеләре катнашында татар телендә фәнни-гамәли конференцияләр, мастер-класслар еш уза. Семинарларда фән укытучылары татар телендәге заманча педагогик технологияләргә нигезләнеп, белем бирүнең сыйфатын яхшырту буенча тәҗрибә уртаклашалар. Карадуган гимназиясе милли-региональ компонентларны кулланып, математика һәм физикадан белем бирү буенча база мәктәп тә булып тора. Даими рәвештә тәҗрибәләр алышып тору - һәрбер укуытучының хезмәт нәтиҗәлелегенә китерә.

Гимназия укытучыларының татарча методик эшләнмәләре интернеттагы сайтларда гына дөнья күреп калмый, «Ачык дәрес”, “Мәгариф” , “Гаилә һәм мәктәп” журналларында да басыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары гимназиядә татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен саклап калуга корылган чаралар еш уздыра. Район, республика югарылыгындагы татар язучылары, шагыйрьләре, газета-журнал журналистлары белән очрашулар алга куйган максатларга ирешергә ярдәм итә, гимназия базасында ел саен, Бөтендөнья белем акциясе кысаларында, “Татарча диктант” уза, биредә укучылар да, аларның әти-әниләре дә бик теләп катнаша. Әлеге акция һәрбер катнашучыга татар теле буенча белемен тикшереп карарга һәм телне тагын да ныграк өйрәнүгә этәрә.

Тәрбия эшенең төп бурычы - заман шартларвынына туры китереп, милли мәдәният, традицияләр кысаларында балаларның сәләтләрен үстерү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Ел саен биредә барлык укучылар катнашында милии гореф-гадәтләр фестивале уза. Фестиваль татар халкының традицияләрен өйрәнү программасы эшләнә, милли мәдәниятне, буыннар арсындагы элемтәне саклауга ярдәм итә. Сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә һәр сыйныф әти-әниләр белән милли традицияләрне яңарту буенча эзләнүләр алып бара.

Гимназиядә 184 бала белем ала. Укучылар саны сизелерлек кимеми, бер тирәдә тирбәлә. 29 педагог белем бирә - унысы югары, унбере беренче категорияле, җидесе гади укытучы - белгечләр. Инде менә дүрт ел рәттән төп фәннәр буенча БДИ билгеләре дә югары баллар белән бәяләнә.

Соңгы елларда Бөтенрәсәй, халыкара, республика, район олимпиаларын, конкурсларда яулаган җиңүләрен, призерларын санарга, алган бүләкләрен барларга бер генә гәҗит бите генә дә җитмәстер. 2016 елда гимназия ЮНЕСКОның ассоциоалаштырылган мәктәбе булып санала башлаганнан бирле, быел Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премиягә лаек булуы аның ни дәрәҗәдә уңышлы эшчәнлеген күрсәтә.

“Барысын да кадрлар хәл итә”, - дип әйтергә ярата Гөлсинә Фаил кызы барлык укытучыларны да бер йомгакка сыйдырып, эшләрен бер югарылыкта бәяләп. - Мөгаллим һәм мөгаллимәләребез бик тырыш, балаларны яраталар, якын күрәләр, үз итәләр, шуңа да башкарылган хезмәт укучыларыбыз аша үзенең нәтиҗәсен күрсәтә. Мин моңа шат кына. Грант оту да коллективның уртак җимеше. ”

Китешли гимназиянең спортзалына сугылырга туры килде. Биредә балалар туризм түгәрәгендә шөгыльләнгән вакытка туры киленде. Әле соңга елда гына барлыкка килгән туризмны җәелдерер өчен инде бар мөмкинлек тудырылган. Әнә шулай, карадуганлыларда яңалыкка омтылыш көчле, алга таба тагын ни белән сокландырырлар, әлегә белгесез. Әмма шунысы ачык - алар ирешелгән кадәре белән генә чикләнеп калмаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган гимназиясе