Исемем матур, әтием куйган
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур эчтәлекле. җиңел әйтелә торган әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән.
Мин әти-әниемнең миңа Рахман исеме бирүләре белән горурланып яшим. Чөнки дөньяда минем исемне йөртүче бик күп данлыклы кешеләр барын беләм. Яңгул авылында дөньяга килгән шагыйрь Хәбра Рахман, тумышы белән Кукмараныкы булган Рифә Рахман исемнәре үк күпне сөйли. Малайзиянең премьер-министры Тунку Абдул Рахман, җырчы Хасбулат Рахман, шоумен Рахман Мәхмүдов исемнәре дә халыкка яхшы таныш. Зур танылу алган Рахманнар арасында күңелемә иң якыны ул, мөгаен, боксчы Хасим Рахмандыр. Чөнки мин - Рахман Газизуллин да боксны үз итүчеләрдән. Аерма шунда гына: адашым бокс белән бары 20 яшендә генә шөгыльләнә башлый, ә мин бокска 9 яшьтә килдем. Хасим Рахман барлыгы 61 ярышта катнашып, рингта 50 тапкыр җиңү яулый. Ә минеке әлегә сигез ярышта җиде җиңү генә. Киләчәктә мин дә адашым кебек үк зур танылу алып, күренекле Рахманнар исемемлеген тулыландырырмын дип уйлыйм.
Рахман Газизуллин,
Балтач урта мәктәбенең
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев