Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Истә һаман, истә һәммәсе дә...

Истә һаман, истә һәммәсе дә: Кара такта, акбур, парталар Еллар үткән саен алар безне Һаман үзләренә тарталар.

Әйе! Мәктәп һәммә кешенең икенче өе! Президенттан башлап барлык чиновниклар, гади халык, төрле профессия кешеләре барысы да мәктәптә белем һәм тәрбия алып, канатларны  биредә  ныгытып  төрле  якка  китәләр,  төрле  профессияләр  үзләштереп  халыкка  хезмәт  итәләр.

Мәктәп!  Җир  шарындагы  барлык  кешеләр  өчен  дә  изге  урын  син.  Мәктәп-белем  һәм  тәрбия  учагы.  Ул  үзендә  күпме  серләрне  саклый.  Тормышның  иң  гүзәл  мизгеле  булган  яшьлекнең  иң  матур  2  елы  Балтач  урта  мәктәбендә  узган.  Ышанасы  да  килми-безнең  мәктәпне  тәмамлаганга  41 ел  вакыт  узып  та  киткән-үзе  бер  кеше  гомере  дигән  сүз!  Ул  41  ел вакыт  эчендә  нинди  генэ  вакыйгалар  баштан  узмаган  да, ниләр  генә  булмаган.

1976 нчы  елның  1 нче сентябренда  без  Нормадан  9 егет  хэм 5 кыз  бик  дулкынланып  та,  борчылып  та  Балтач  урта  мәктәбенең 9 нчы  сыйныфына  белем  алырга  килдек.  Биредә  безне  мөләем  йозле,  чибәр,  үз  эшенең  чын  остасы  булган  җор  телле  татар теле  һәм  әдәбияты  укытучысы  Сафина  Ленура  Габделхак  кызы  сыйныф  җитәкчесе  буларак  каршы  алды  һәм  без  Соснадан  килгэн  8  егет  һәм  10 кыз белән  9 нчы Ж классы булып  биредә  белем  ала  башладык.  2 ел  дәвамында  безгэ  районның  иң  көчле  укытучылары  белем  бирделәр.  Алардагы  зирәк  акыл,  куңел  байлыгы,  зур  тырышлык,  мәрхәмәтлелек,  тирән  белемгә  карап  без  чын  мәгънәсендә  соклана  идек.  Менә  алар  безгә  белем  һәм   тәрбия  биргән  укытучылар: татар теле  һәм  әдәбиятыннан сыйныф  җитәкчебез Сафина  Ленура    Габделхак  кыз, рус  теле  һәм  әдәбиятыннан  Галимова  Гөлчирә  Барый  кыз, тарих  хәм  җәмгыять  белеменнән  Алиев  Рөстәм  Ибраһим  улы, географиядән  Мөхәммәтҗанов  Мәгъсүм  Абдулла  улы, инглиз  теленнән  Ганиева  Роза  Мансур  кызы, математикадан  Мәҗитова  Роза  Наҗип  кызы, физикадан  Вәлиев  Гата  Мөхәммәтвәли  улы, химиядән  Сираҗиева  Ләмига  Фатих  кызы, биологиядән  Гафарова Шамилә  Рашит  кызы, НВП дан Шәрипов  Илгиз  Шарипҗан  улы, астрономиядән  Хадиева  Клара  Гариф  кызы, животноводстводан  Төхфатуллин Марат  Мәннән  улы, физкультурадан  Халимов  Мөдәрис  Һидиятулла  улы  һәм Габидуллин  Илсур  улы, егетләрне  трактор  серенә Җаббаров  Рәхил  Харис  улы  һәм Гатауллин  Хөрмәтулла  Әсхат  улы   төшендерде.

Ясар идем  мин  бер  үлчәү  җиһанда,

Бар  һөнәрне  үлчәр  идем  мин  анда.

 Аңлатырга  күңелдәге  хисләрне

Җитәрме  икән  тәлинкәнең  көчләре?

Бөтен  асыл  сыйфатларны  җыйган  ул

Күңеленә  мәрҗән  итеп  куйган  ул

 Нинди  зат  ул  мондый  олы  йөрәкле?

“Укытучы!”-дип  әйтеп  тору  кирәкме?

 Кешелекнең  олуг  заты-мөгаллим

 Күпме  гүзәл  сыйфатларны  иярли

Кыйбласы  нык,  юлы  туры,  сүзе  бер

 Болар  тормыш  үрнәгенең  үзедер!

Безгә  армый-талмый  тирән  белем  бирүдә  бөтен  көчләрен- энергияләрен  кызганмаган Алиев  Рөстәм  Ибраһим  улы, Габидуллин  Илсур Гаюделхак улы, Вәлиев  Гата  Мөхәммәтвәли  улы, Җаббаров  Рәхил  Харис  улы, Мәҗитова  Роза  Наҗип  кызы, Шәрипов  Илгиз  Шарипҗан  улы безнең  арада  юк  инде!  Сүзләребез  аларның  рухына  дога  булып  барсыннар.

Классташларыбыз  арасыннан Абдуллин  Фәрит, Бариев   Мөдәрис, Камалов  Рифат, Мөҗипов  Фәрит, Сәфәргалиев  Камил, Ибраһимов  Рифат шулай  ук  бик  иртә  безнең  арадан  киттеләр.    Сүзләребез  аларның  рухына  да  дога  булып  барсыннар.

Без  белем  алган  70 нче  елларда  сотовый  телефоннар,  айфоннар смартфоннар,  айпатлар  юк,  домашний  телефоннар  да  сирәк  хуҗалыкларда  гына  иде.  Ләкин  әлеге  аралашу  чаралары  булмаса  да  без  мәктәп  тормышы  белән  бик  күңелле  яшәдек-алар  яшьлекнең  матур,  кире  кайтарып  булмый  торган  хатирәләре  булып  безнең  күңел  түребездә  мәңге  сакланалар.

1978 нче  елның  25 нче  маенда  безнең  өчен  мәктәптә  соңгы  кыңгырау  чыңлады.

Җирдә  кеше  булу  өчен

Кеше  күпме  юллар  үтә

Ашкын  кешем  сине  жирдә

Еллар  көтә,  юллар  көтә.

Күкне  ярып  үткән  чакта

Янып  төшсәк  беркөн  әгәр

Көрәш  җыры  булып  кайтсын

Кайтсын  җиргә  безнең  хәбәр

Шушы  җырны  Балтач  клубында  барлык  10 нчы  чыгарылыш  сыйныфы  укучылары  бергәләп  җырлап,  мәктәпнең  актлар  залында  кулга  өлгергәнлек  аттестатларын  алып  без  олы  тормыш  юлына  аяк  бастык.

Төрлебез  төрле  профессияләр  үзләштердек, төрле  өлкәләрдә  хезмәт  куйдык,  егетләребез  әле  бүгенге  көндә  дә  эшләрен  дәвам  итәләр.

Шунысы  куанычлы:  арабызда  ямьсез юлларда кеше   көлдереп  йөргән  классташларыбыз  булмады. Мин  барлык  сыйныфташларым  исеменнән ихлас  йөрәктән  чыккан  олы  рәхмәт  хисләремне  безгә ныклы  белем  биргән  укытучыларыбызга  житкерәм.  Аларга  чын  күңелдән  исәнлек,  ныклы  сәламәтлек,  күңел  тынычлыгы  теләп  калам.  Укытучы  хезмәтенең  гаять  дәрҗәдә  катлаулы, күп  көч-энергия  сорый  торган  профессия  булуын  үзем  33 ел  шушы  өлкәдә эшләгән  кеше  буларак  бик  яхшы  беләм.

                      Рәхмәт сезгә, укытучым!

                      Рухыбызга иман салдыгыз,

                      Барыбызны тигез,якын күреп,

                      Балагыздай каршы алдыгыз.

                      Иксез-чиксез гыйлем дәрьясында

                      Көч бирдегез армый йөзәргә

                      Елмаерга хәтта өйрәттегез

                      Заман җилләренә түзәргә

                      Уфтанмагыз чал чәчегез күреп

                      Көзгесе ул керсез күңелнең

                      Алар иң-иң гадел шаһитләре

                      Сезнең безгә биргән гыйлемнең

                      Сезгә булган чиксез хөрмәтебез

                      Урын алды йөрәк түрендә

                      Шатлык, сәламәтлек һәм бәхетләр

                      Юлдаш булсын сезгә гомергә!

    Равилә  Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язма, тик "Равилә Гарипов" дип язганны кургэч уйга калдым...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Равилэ апа, бу язманы битарафсыз гына утэ алмадым! Чын кунелдэн сезнен белэн килешэмен! Укытучылар дорестэн дэ зур хормэткэ лаек кешелэр! Кечкенэдэн балаларга дорес юл курсэтуче, иман-зихеннэрен арттыручы, эле яна гына формалашып килгэн шэхескэ нигез хэм тэрбия бируче олы йорэкле кешелэр алар! Мен рэхмэтлемен сезгэ хэм баш иямен!