Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Истәлекләр. Алар кемнәр хакында?

Әдәбият дәресендә бер хәл исемдә. Укытучы гарипов Велин абый бер укучыдан Габдрахман Әпсәләмовның нинди әсәрләрен беләсең дип сорый.

Җәләлетдинов Хәертдин: “Мин 1920 елда яңача укы башладым. Бу укуны хөррият укуы дип бик яратып укый идек. Әтиләрнең муллады укытасылары килә иде.яхшы булып күренәсе килеп, мулла укуына да бара идек.

Галимов Рәхимҗан: “ 1944 елда Куныр башлангыч мәктәбенә укырга кердем. 1948 елда укуымны Шода мәктәбендә дәвам иттем. Әтием сугышта үлеп калганлыктан, укуы бик авыр булды”.

Гыйләҗева Әлфинур: “1944 елны укырга кердем. Безне Кунырның Рәйханә апа укытты. Тормыш шундый авр иде ул чакта. Укырга китап, язарга дәфтәр җитми иде. Укытучыбыз иске китаплар табып, шунда сызыклар сызып бирә иде, шунда яза идек”.

Хәкимова Рәйсә: “1947 елны беренче класска кердем. Дүртенче класста укыганда авырып, ул елны укый алмадым. Икенче елны энем Рәхимҗан белән бер класста укыдык, пер партада утырдык. Авыр еллар булганлыктан энем белән икебезгә бер дәреслек, дәфтәр табуы да кыен иде”.

Хәкимов Рәхимҗан: “мин укыгын чорда беренчеләрне Гани абый, 2-4 классларны Рәйсә апа укыта иде. Класста 31 укучы бар иде, шуларның икесе отличник, 3се ударник. 3-4 классларда укыганда экскурсиягә күрше Ралник авылына менә идек һәм иң кызыгы шунда фотога төшү иде.

Гыйләҗев Икрам: “Миңа хәреф танырга, язарга өйрәткән Мәликә, Кәримә, Сөнәния һәм Шура апаларны, Гаян һәм Киселев абыйларны хөрмәт белән искә алам. Укыганда бик яхшы укымасам да, хәзер ул вакытларны искә төшереп, яңадан парта арасына утырып, укытучыларның дәрес аңлатканнарын дикъкать  белән тыңлар идем”.

Фәсхетдинова Фәһимә: “Әдәбият дәресендә бер хәл исемдә. Укытучы гарипов Велин абый бер укучыдан Габдрахман Әпсәләмовның нинди әсәрләрен беләсең дип сорый.

- Гади кешеләр.

- Әйе, тагын.

Шул чак арттан берәү: “Катлаулы кешеләр”, дип пышылдый. Ә ул уйлап та тормыйча”Катлаулы кешеләр”, дип санап китә.Китә көлешү. Ләкин болар вакытлы гына шаяру. Без үзара бик дус, тату класс булдык”.

Хәбибуллин Гадил: “ Мин Шода сигезьеллык мәктәбен  бишле билгеләренә генә тәмамладым. Аннан укуымны Чепья мәктәбендә дәвам иттем. Армиядә булып кайтканнан соң, туган мәктәшбемдә эшли башладым”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев