Югары уңышлар белән кадрларга кытлык янәшә атлый
Тәрбия һәм белем бирү учакларында эшләүчеләр бер-бер артлы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов белән икеләтә бәйрәм уңаеннан әңгәмә үткәрдек.
– Ренат Камилевич, сүзне район мәгарифенең бүгенге торышын күз алдына китерүдән башлыйк әле. Мәктәп парталары артына ничә бала утырды? Балалар бакчасында балалар саны ничек?
– Балтач районының белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре челтәре быел 55 оешманы үз эченә ала. Шуларның 37се гомуми белем бирү оешмалары, 17се балалар бакчасы, 1се мәктәптән тыш эшләр үзәге.
2022-2023 уку елында районыбыз бакчаларында 1586 бала тәрбияләнә, узган ел 1665 бала иде. Бүгенге көндә иң күп бала тәрбияләнә торган балалар бакчасы – ул Балтач бистәсенең 5нче санлы балалар бакчасы, анда 143 бала йөри. Ә иң аз бала йөри торган балалар бакчасы – Сәрдек авылыныкы. Гомуми белем бирү оешмаларында 3863 укучы белем ала, узган ел 3820 иде.
Мөмкинлекләре чикле укучылар өчен Карадуган гимназиясе, Нөнәгәр, Түнтәр мәктәпләре базасында коррекцион класслар эшли. Аларда укучылар өчен шартлар тудырылган, мөмкин кадәр автобус белән йөртү оештырылган. Иң мөһиме, алар әти-әни назыннан аерылмыйлар, өйләренә кайтып йоклау бәхетенә ия.
– Мәктәп һәм балалар бакчасы эшчәнлеге тыгыз бәйләнгән. Бу уңайдан районда эш ничек оештырылган?
– Һәр мәктәп үз җирлегендәге балалар бакчасы белән кулга-кул тотынышып эшли. Һәр уку елы башында мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык планы төзелә. Шул план нигезендә мәктәпкә укырга киләсе баланы укытучылар кече яшьтән үк күзәтәләр, шөгыльләргә, бәйрәмнәргә йөриләр. Ә тәрбиячеләр үз чиратында укырга кергән баланың адаптация чорын өйрәнә.
Дәвамчанлык буенча тәрбиячеләр, укытучылар өчен һәрдаим районда да семинарлар, түгәрәк өстәл артында әңгәмәләр оештырылып килә. Шунда булган проблемалар уртага салып сөйләшенә, алга таба игътибар итәргә кирәкле максатлар билгеләнә.
– Килешәсездер, үз предметын тирәнтен белүче, хезмәтен яратучы педагогик коллектив – мәктәпләрнең төп йөзе, аның зур байлыгы. Ләкин бүгенге көндә кадрларга кытлык юк түгел...
– Әйе, белем бирү сыйфатының төп шарты – укытучыларның профессиональлеге һәм сыйфатлы эше. Район белем бирү оешмаларында 1397 кеше хезмәт куя, шуларның 846сы педагогик хезмәткәрләр, 560ы квалификацион категориягә ия.
Район педагогларының төп составы 20 елдан артык педагогик стажы булган укытучылардан тора. Елдан-ел педагогик кадр-лар проблемасы кискенләшә бара. Мәктәпләргә физика, математика, инглиз теле, рус теле белгечләре кирәк. Һәр елны максатчан укыту нигезендә педагогик уку йортларына район мәгариф оешмаларыннан чыгарылыш сыйныф укучылары җибәрелә. Кызганычка каршы, бу программа нигезендә укытылган яшь белгечләрне, максатчан укыту республика бюджетыннан финансланга күрә, район мәгариф оешмаларына кайтарту кыенлык тудыра.
– Соңгы елларда мәктәпләрдә «Үсеш нокталары» булдырылуы турында гел язып киләбез. Бу турыда да сөйләп үтсәгез иде.
– Соңгы 4 елда 6 оешмада «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре ачылды. 2019-2020 елларда Норма урта мәктәбе һәм Салавыч күппрофильле лицеенда техник һәм гуманитар профильләр буенча, 2021 елда Чепья урта мәктәбендә һәм Карадуган гимназиясендә, 2022 елда Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясендә табигый-фәнни һәм технологик юнәлеш буенча белем бирү үзәкләре эшли башлады. Бу үзәкләрдә укучылар өчен химия, биология, физика, технология, информатика фәннәрен уку өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла.
Районыбызда тагын бер Федераль проект «Цифрлы белем бирү мохите» тормышка ашырыла башлады. Шул уңайдан Норма мәктәбе һәм Балтач гимназиясенә электрон жиһазлар кайтарылды.
– Сәләтле укучыларны кызыксындыру максатында нинди эш алып барыла? Мәктәпләр арасында ел нәтиҗәләре буенча кайсылары лидерлар рәтендә булды?
– Олимпиада – сәләтле балалар белән эшләүнең гомумтанылган формаларының берсе. 4-11 сыйныф укучылары арасында 32 фән буенча муниципаль этап үткәрелде. Аларда барлыгы 1384 укучы катнашып, 127 җиңүче һәм 319 призер булды.
Региональ этап буенча карап китсәк, 2021-2022 уку елында районнан 113 бала 25 предмет буенча Рәсәйкүләм һәм республикакүләм олимпиадаларда катнашты һәм 45 призлы урын яуладылар.
Математика, физика, инглиз теле, химия фәннәре буенча авыл районнары арасында «Олимпка юл» республика олимпиадасында районнан барлыгы 19 укучы катнашып, 12 призлы урын яуладылар.
Узган ел белән чагыштырганда, нәтиҗәләр яхшы. Бу – районда һәм мәктәпләрдә олипмиадага әзерлек буенча системалы эш алып барганлыгын күрсәтә.
Быелгы нәтиҗәләр буенча олимпиадада иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр – Норма урта һәм Сосна төп мәктәбе.
Олимпиадаларның республика, Россия, халыкара этапларында җиңгән укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар һәр елны тантаналы төстә бүләкләнәләр. Аларга рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырыла.
– 2021-2022 уку елында ирешелгән иң зур уңышлар?
– Быел без педагогларыбызның һөнәри конкурсларда яулаган уңышлары белән горурлана алабыз. Бөтенрәсәй «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабында Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйсә Әхмәтова катнашып, «Иң креатив укытучы» номинациясендә җиңүче булды. Шулай ук өстәмә белем бирү педагогларының «Йөрәгемне балаларга бирәм» профессиональ конкурсында югары уңышларга ирешелде. Туризм һәм туган якны өйрәнү юнәлеше буенча эшләп килүче Чулпан Гарәфиева республика этабында җиңү яулады. Сыйныф җитәкчеләре арасында узган «Кеше тәрбияләү» республика конкурсында Балтач гимназиясе укытучысы Галия Камалиева икенче урынга лаек булды. Гомумән алганда, быел күрсәткечләр начар түгел, чөнки республика күләмендә бер елда өч укытучы зур җиңү яулаганы моңарчы юк иде әле.
«Туган телдә (удмурт) тәрбияләү һәм укыту эшен оештыруда иң яхшы тәрбияче» бәйгесендә Урта Көшкәт балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Якимова җиңү яулады. Арбор төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руфия Мифтахова «Авыл укытучысы» республикакүләм бәйгенең «Туган телне саклау һәм халыклар бердәмлеге» номинациясендә җиңүче буларак танылды. Ә туган тел укытучыларының Бөтенрәсәй мастер-класс бәйгесенең йомгаклау этабында исә, «Кече Лызи урта гомуми белем мәктәбе»нең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Пчельникова катнашып, дипломга лаек булды. Педагогларыбыз һәм мәгариф оешмалары грант проектларында да актив катнашалар һәм уңышларга ирешәләр. Арбор балалар бакчасы, Салавыч лицее, Урта Көшкәт мәктәбе, Балтач гимназиясе 500 мең сумлык грант алдылар. «Иң яхшы билингваль бакча» грантын Салавыч балалар бакчасы отты.
Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә дигән грантка Карадуган, Норма, Бөрбаш, Түнтәр, Кече Лызи мәктәпләреннән 8 укытучыбыз, Карадуган, Урта Көшкәт, Балтач бистәсенең 2 һәм 5нче балалар бакчаларыннан 4 тәрбияче лаек булды.
Берничә ел дәвамында системалы төстә туган телдән республика һәм Халыкара олимпиадаларда призерлар әзерләгән укытучы буларак ике ел рәттән Норма мәктәбеннән Энҗе Асадуллина республиканың махсус грантына ия булды. Саный китсәң, укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребез ирешкән уңышлар бик күп. Мондый җиңүләр әлеге уку елында да дәвамлы булсын иде.
– Ел саен белем һәм тәрбия бирү учакларында ремонт, төзекләндерү, материаль техник базаны ныгыту эшләре алып барыла...
– Мәгариф системасы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып гамәлдәге мәгариф учреждениеләре биналарын заманча таләпләргә туры китерү тора. Белем бирү процессында катнашучылар өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдыру район хакимияте, мәгариф оешмаларының коллективларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. 2022 елда Сосна мәктәбе капиталь төзекләндерелде, Яңгул һәм Улисьял мәктәпләренең ашханәләре ремонтланды. Хәзерге вакытта Балтачның 4нче номерлы балалар бакчасында күләмле ремонт эшләре бара.
Мәгариф оешмаларына көннән-көн таләпләр арта. Бүгенге көндә иң мөһиме мәгариф оешмаларында укучыларның һәм тәрбияләнүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү. Район җитәкчелеге бу мәсьәләгә дә бик зур игътибар бирә. Барлык мәктәпләрдә электромагнит замоклар урнаштырылды, 10 башлангыч мәктәпкә белдерү системалары куелды, видеокүзәтү системалары яңартылды. 25 оешмада махсус хезмәткәрләр тарафыннан саклык башкарыла.
– Ренат Камилевич, һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан котлау сүзләрегез...
– Тәрбиячеләрне һәм Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихластан котлыйм. Сәламәтлек, гаилә бәхете, киләчәктә дә эшләрендә югары уңышларга ирешеп, коллективларында хөрмәт казанып эшләүләрен теләп калам.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Әңгәмәдәш – Зәлия Фәйзрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев