Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юллар имин булсын!

«Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!»

Карадуган балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган атналык мөһим проектларның берсе булып тора. Бу эшчәнлек җәй көне дә туктап тормады, балалар белән төрле чаралар уздырылды. Октябрь аенда узган атналыкның һәр көне исә балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә файдалы да, кызыклы да булырлык итеп планлаштырылган иде. Көн саен һәр төркем әңгәмәләр, күргәзмәләр оештырса, ачык чаралар өчен һәр төркемгә аерым көн билгеләнде.

Атнаның беренче көнендә кече яшьтәгеләрнең икенче төркеме балалары белән «Светофор-безнең дус» ачык уены күрсәтелде. Балалар чынлап та светофорның кирәклеген аңладылар, аның белән дус булырга сүз бирделәр.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары исә сишәмбе көнне көннең икенче яртысында ике төркемгә бүленеп саф һавада эшчәнлек алып бардылар. Балалар бакчасының җиһазландырылган юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү мәйданчыгында алар дөрес хәрәкәт итү, светофорга карап тиеш урыннан юл аркылы чыгу, юл билгеләрен тану күнекмәләрен күрсәттеләр. Әти-әниләр бакчага килгән кичке сәгатьтә әти-әниләр өчен «Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» акциясен уздырдылар, алар өчен кулланмалар тараттылар. Бу эшне Балтач районы «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлеге белән бергәләп оештырдылар.

Ә менә балалар бакчасының автомобиль йөртүче әти-әниләре Балтач үзәгендә урнашкан ДОСААФ бинасына «Юл йөрү кагыйдәләрен белү-тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү» темасына кызыклы очрашуга чакырулы иде. Бу файдалы очрашуны алар өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлеге белән ДОСААФ оешмасы бергәләп әзерләделәр һәм алып бардылар. Әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Балтач автомобиль мәктәбе ДОСААФ җитәкчесенең урынбасары Хөсәенов Хәлим үз чиратында аларны кагыйдәләр буенча кертелгән яңалыклар, штрафлар күләме белән таныштырды. Әти-әниләр очрашуда бик актив булдылар. Сорауларга иң дөрес җавап биргән Галимов Ленар, Исхаков Фәнил, Фәйзиев Ранил истәлекле бүләкләргә ия булдылар. 

Зурлар-уртанчылар төркемендә исә балалар белән «Тылсымлы билгеләр» квест-уены тәкъдим ителде. Ачык чарага әти-әниләр, «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлеге җитәкчесе Һадиева Лилия килгән иде. Балалар төрле биремнәр үтәп тылсымлы билгеләрне эзләп таптылар, алар турында үз белемнәрен күрсәттеләр. Юлларда транспорт чаралары көн саен артуга бара, аварияләр еш була, балалар үлеме, имгәнүләр дә еш күзәтелә. Шуңа күрә балалар бакчасы белән гаилә һәм район хезмәткәрләре белән берлектә уздырган чараларның никадәр зарур булуы, аларның файдасы бик актуаль.

Раушания Нигъмәтуллина,
Карадуган балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Имин юллар