Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

JuniorSkills, район башлыгы гранты, 345 ноутбук...

Районда «Талантлар парады» узды.

Район мәдәният үзәгендә узган сәләтле укучыларны тәбрикләү кичәсендә уку алдынгылары – республика, халыкара, Рәсәйкүләм фән олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары катнашты. Хезмәтләре белән дан казанган укытучылар да бүләкләнде. JuniorSkillsта катнашкан, уңышларга ирешкән балалар үз эшләрен тантана башланганчы оештырылган күргәзмәдә тәкъдим итте.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм аның эшлекле командасы катнашында узган тантаналы чара бүләкләүләргә бай булды. Балтач районы башлыгы грантына быел Субаш мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, уку алдынгысы Ильвина Васильева лаек булды. «Ак барс» банкы ачык акционерлык җәмгыятенең Балтачтагы офисы җитәкчесе Айнур Хәйретдинов һәрбер мәктәп директорына кулларын кысып, ноутбукларга сертификатлар тапшырды. Барлыгы 345 ноутбук мәктәпләребездә балаларыбызга белем бирүдә файдаланылачак.

– Республикада иң күп ноутбук тапшырылган районнарның берсе без, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов. – Райо-ныбызның мәгариф хезмәткәрләре «Ак барс» банк офисы клиентлары, әлеге банк белән хезмәттәшлек итүебезгә шатбыз, чөнки бүгенге көнгә кадәр финанс кыенлыкларына юлыкканыбыз булмады. «Ак барс» банкына шушындый зур ярдәме өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да уңышлы хезмәттәшлек итәргә язсын!

Әлеге игелекле чара быел Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында башкарылды. Игелекле ноутбуклар булсын!

Балтачыбыз табигате белән генә түгел, уңган халкы, аеруча да тырыш, өметле киләчәге белән дә матур! Алган белемнәрегез, ирешкән уңышларыгыз районыбыз өчен игелекле булсын иде, хөрмәтле сәләтле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф