Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Кабат балачакка кайттык!”

Бер генә кеше дә үзенең балачагын мәктәп елларыннан башка күзалдына китерә алмый: беренче сыйныф, авыр дәресләр, таләпчән укытучылар, имтиханнар...

Әмма инде болар барысы да артта калды, мәктәптәге дуслар онытылып, тормыш мәшәкатьләренә күмелеп яши башладык. Әмма кайчакта сыйныфташларны күрәсе, балачакка кайтасы килә. Менә шуның өчен дә мәктәп коллективлары елның-елында үз укучыларын очрашу кичәсенә дәшә.

Матур гадәт буенча февраль аеның беренче шимбәсендә Кече Лызи мәктәбендә 10, 20, 30, 40 һәм 50 ел элек мәктәпне тәмамлаган егет-кызларның очрашу кичәсе узды. Иң элек алар өчен экскурсия оештырылды. Укучылар тарафыннан әзерләнгән плакатлар, альбомнар, видеороликлар һәм концерт беркемне дә битараф калдырмады. Чыгарылыш сыйныф укучылары белән төрле уеннар үткәрелде, алар исә быелгы унберенче сыйныф укучыларына үзләренең алтын киңәшләрен җиткерде, укытучыларына чиксез рәхмәтләрен ирештереп, чәчәкләр, истәлек бүләкләре тапшырды.

Тантаналы өлештән соң һәрбер чыгарылыш үзе укыган сыйныфларда булды, якыннан аралашып, балачак елларына кабат сәяхәт ясады.

Бәйрәм бик матур узды. Мәктәп коллективы һәркемгә кабатланмас балачак мизгелләрен күңелендә кабат кичерергә мөмкинлек бирде.
Ралина Гәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250