Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кабатланмас мизгелләр

Әле кайчан гына белем йортларында соңгы кыңгырау чыңлаган иде. Белем бәйрәме исә балаларны кабат мәктәпкә җыйды. Балтач урта мәктәбендә үткән бәйрәм тантанасында катнашып, 2012-2013нче уку елының матур башлангычын күрү насыйп булды.

Быел белем иленә 356 укучы тәүге адымнарын ясады, шуларның 56сы Балтач урта мәктәбенә укырга килде. Мәктәп коллективы 2012-2013нче уку елын зур хәзерлек белән каршылый. 1 миллион сумга материаль-техник базаны яңарту, беренче сыйныфлар өчен компьютер классы үзе генә дә ни тора!
Көн бераз салкынча булса да, балаларның елмаюлы йөзләре, купшы чәчәк бәйләмнәре моңаерга ирек бирмәде. Коллективның яшь талантлары башкаруында дәртле биюләр, тәбрикләү сүзләре укучылар һәм тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, «Сорнай» җәмгыяте җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев һәм полиция бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов бәйрәм котлауларын җиткергәндә: «Замана таләпләренә туры килгән мәктәптә белем алуыгыз белән бәхетле сез. Шуның өчен дә яхшы билгеләргә генә уку сезнең төп бурыч», диделәр.
Тәүге тапкыр белем иленә аяк баскан беренчеләр өчен бу бәйрәм аеруча истәлекле булды. Алар биредә өлкәнрәкләрнең хәер-фатыйхасын алып, белем патшалыгы белән таныштылар, белем иленә сәяхәтне башлар өчен патшабикә кулыннан алтын ачкыч кабул итеп алдылар. Муниципаль район җитәкчелеге тарафыннан бирелгән бүләк-сумкалар да нәниләр күңеленә хуш килде.
Рәсемдә: бүләк-сумкаларын күтәргән сабыйларны югары сыйныф укучылары сыйныфларга озата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250