"Каенкай"да "Карга боткасы"ннан авыз иттеләр
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, "Карга боткасы".
Балаларны бәйрәмгә Яз алып килеп, язгы кояшлы көннең сихрилегенә, матурлыгына бөтен залны күмде. Кызлар һәм малайлар бәйрәм уңаеннан өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең иң кызган мәлендә аларга Әби белән Бабай да кушылды. Өлкәннәр кошлар кайтуын күреп, ботка бәйрәме ясарга кирәклекне әйтте. Әлеге фикерне бөтен кеше куәтләгәннән соң, әби ботка пешерергә тотынды, ә бабай төрле сораулар, табышмаклар аша балаларның белемен тикшерде. Әбинең боткасы бик тәмле булып пешеп, ул аның белән бөтен төркем балаларын сыйлап чыкты.
Балалар әлеге бәйрәмне бик көтеп алган иде, аның барышында да алар бик актив булып, шатлыкларыннан балкыдылар. Ә без үз чиратыбызда кечкенә яшьләрдән элекке гореф-гадәтләрне өйрәтеп үстерүче балалар бакчасы хезмәткәрләренә олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез. Киләчәктә дә бакчабыз шундый күңелле бәйрәмнәрдән гөрләп торсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев