Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Каенкай”да онытылмас туган көн (+бәйрәмнән бик күп фотолар, карамый калмагыз)

Шушы көннәрдә бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында бик үзенчәлекле бәйрәм булды.

Уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен тәрбиячеләр кабатланмас туган көн чарасы үткәрде. Моңарчы мондый бәйрәмне балаларның гына түгел, безнең – әти-әниләрнең дә күргәне булмады. Үз көчләре белән бәйрәмгә әзерләнгән, аны матур итеп үткәрү өчен күпме тырышкан Эльвира Садыйковнага һәм Ләйсән Тәлгатовнага ихластан рәхмәтләребезне ирештерәбез. Әлеге чараның шаһите булырга туры килмәсә дә, бәйрәмнән соң сабыйларыбызның үз хис-кичерешләре белән бүлешүләре беребезне дә битараф калдырмады. Туган көннән буш кул белән дә кайтмады алар, төрле фигурадагы шарлар, бүләкләр һәм торт белән кайтты. Балаларыбызны шушылай олылаган тәрбиячеләребезгә тагын бер кат олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә эшләрегезне уң кылсын, гаилә тигезлегендә, балаларыгызның игелеген күреп, бәхетле әни булып яшәргә язсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев