Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Каенкай"га "Кызыл калфак" килде... анда без дә бар идек (+фото)

Язлар гына алып килә торган иң матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көнен кем генә яратмый икән? Олы апалардан алып кече яшьтәге сабыйларга кадәр үз итүче бәйрәмне балалар бакчаларыннан башлап, гаиләләребездә дәвам итәбез. Уйлап карасаң, бакчадан ук сабыйларны бәйрәмнәргә әзерләп, якыннарын котларга өйрәтеп, гаилә кыйммәтләренең кадерен күрсәтеп тәрбиялиләр.

Бакчадагы иң күңелле бәйрәм ул, әлбәттә, ясле төркеменекедер. Самими күңелле сабыйларыбыз пәрдә артына качып утыручы әниләрен күреп тә күрмәмешкә салышып, безгә искиткеч бәйрәм бүләк иттеләр. Гөлзада, Нурзия, Рәмзия, Ильмира, Марина һәм Илсөяр апалар ярдәмендә без "Кызыл калфак" әкиятенә сәяхәт кылдык. Кечкенә генә балаларыбызның бәйрәмне чын күңелдән кабул итеп, җырларны өйрәнеп, биюдә сынатмыйча мәш килүләре кемнең генә йөрәгенә үтеп кермәс икән? Ә әниләргә һәм әбиләргә дип атап сөйләнгән шигырьләр ирексездән аккан яшьләрнең сәбәпчесе иде. Рәхмәт кадерлеләребез, зур рәхмәт.

Балаларыбызда булган сәләтләрне ачып, безгә һәрдаим аларны күрсәтеп торучы тәрбиячеләребезгә дә олуг рәхмәт. Сездәй кешеләр күбрәк булып, балаларыбызны алар гомерләре буе озатып барсалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250