Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган бакчасы танымаслык хәлгә килә (+фоторепортаж)

Читтән карап торганда бик матур, төзек булып тоелган Карадуган балалар бакчасы 39 ел ремонт күрмәгән булып чыкты. Дәүләт программасы ярдәмендә бүген бу бинада төзекләндерү эшләре бара, дөресрәге, алар азагына якынлаша, эш башында булган планнар ремонт башлану белән үзгәрә...

Башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясап карасак, биредә тулысынча тәрәзәләр алыштырылган, аларны балалар бакчасында эшләп чыккан Тәүфыйк Нәбиев, Илдус Мифтахов, Рөстәм Шәрәфиевлар куйган. Стеналар эшкәртелгән, беренче каттагы уен бүлмәләрендә һәм бәдрәфтә идәннәр җылытылган, түбә яңартылган, Карадуган мебель фабрикасында ясалган ишекләр куелган, янгын куркынычсызлыгы юлы, ашау, кер юу, бәдрәф бүлмәләре өр-яңадан эшләнгән, канализация чокыры күчерелгән, вентиляция юллары, җылылык системасы яңартылган, азык-төлек һәм кер юу блокларында да зур үзгәртүләр эшләнгән, электрүткәргечләр тулысынча алыштырылган. Тагын нинди үзгәрешләр булганын һәм булачагын беләсегез килсә, "Хезмәт"ебезнең 27 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев