Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган бакчасында нәсел тамгаларын эзләү эше оештырылган (+фото)

Балтач районына "Ак калфак" вәкилләре килгәч, "Һөнәр – милләт таянычы" дигән республикакүләм чарада Карадуган балалар бакчасы үзенең эшләре белән таныштырды.

Әти-әниләр көче белән әзерләнгән күргәзмәләр, әхлакыйлыкны, балаларны кечкенәдән хезмәт белән кызыксындыру эшләрен, "Балачак иле" музеен җанлы рәвештә оештыруны тәкъдим иттек. Барлык хезмәтебезгә Кадрия Идрисова бик зур бәя бирде.

Татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы белән чираттагы эшебезне нәсел тамгаларыбызны барлауга багышладык. Тамгалар халкыбызның онытылган мирасы. Шушы онытылган ачышны белергә теләп әти-әниләребез район архивына мөрәҗәгать иттеләр. Табылган тамгаларны балаларның кием шкафларына, эш кораллары салынган тартма тышларына, кар көрәү өчен ясалган агач көрәкләренә төшердек. Бакчабызга килгән кунакларны район башкарма комитеты архивы җитәкчесе Рузилә Равилевна тамгаларның төрләре, кайда кулланылулары белән, тәрбияче Дилә Сәлимҗановна бакчада бу тамгаларны куллану турында таныштырдылар. Киләчәктә нәсел тамгаларын эзләү эше дәвам итеп, аны киләчәк буыннарга тапшыру бәхете күбрәк гаиләләргә насыйп булыр дип ышаныч белдерделәр.

Уртанчылар төркеме балалары белән "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләренә анимацион этюдлар аша мультфильм ясау буенча "Мульт - иҗат" студиясенең эшчәнлеген күрсәттек. Безнең максатыбыз балаларны хезмәт тәрбиясенә өндәү, туган телебездә сөйләшүләрен камилләштерү, әдәп-әхлак кагыйдәләрен төшендерү. Бүгенге эшчәнлегебездә без Фәрзия Зиннурованың "Курчагым" шигыре буенча ясалган мультфильмны тавышка куеп тәкьдим иттек. Балаларның планшетлар белән сурәткә төшерүләрен, мультфильмны тавышка куеп сөйләүләрен кунаклар зур кызыксыну белән тыңладылар.

Карадуган балалар бакчасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган балалар бакчасы "Ак калфак"