Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган бакчасында тәрбияви баскычлар үткәрелгән

Әниләр көне уңаеннан Карадуган балалар бакчасында беренче һәм икенче кечкенәләр төркеме һәм яшь әниләр өчен "Тәрбияви баскычлар" дип аталган чара узды.

Кичәне бакча мөдире Зөһрә Фәритовна әниләрне бәйрәм белән котлап ачып җибәрде. Аннан сүз балалар бакчасы шәфкать туташы Чулпанга һәм авыл фельдшеры Фәридә апага бирелде. Алар үз чиратларында грипп вакыты җитүен искәрттеләр, балаларыбыз авыртмасын өчен үз киңәшләрен бирделәр.

Үз чиратында Зилә Әнәсовна әниләргә багышланган шигырь юллары белән чараны дәвам итте. Соңыннан әниләргә “Тәрбияви баскычлар” дигән видеоязма күрсәтелде. Әлеге видео эчтәлекле һәм мәгълүматларга бик бай иде. Шушындый файдалы чара үткәрүдә өлешләре кергән һәркемгә олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Алия Хисамова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган бакчасы