Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалалар бакчасында “Кошларга ярдәм итик” акциясе уздырдык (фото)

Без жимлекләр ясадык, Чыпчык, песнәк, кызыл түшләр Кышкы ашханә ачтык Күгәрченнәр каргалар Бездә кышлаучы кошларның Кунакка дип килгәннәр, Барсын кунакка дәштек. Көнне тигез бүлгәннәр.

Балалар белән урамга чыккач без табигатьне, кошларны күзәтәбез. Без аларга кышлаучы кошлар турында, аларның нәрсәләр белән тукланулары турында сөйлибез. Балаларга кошларның кешеләр янына очып килүләре, агачларда калган миләшләрне ашаулары, кешеләрдән калган азык-төлек калдыкларын чүпләүләре турында, кыш көне кошларның безнең ярдәмгә мохтаж икәнлекләрен аңлатабыз. Бакчабызга килгән кошларга әтиләр ясап биргән жимлекләрне куйдык. Көн саен без жимлекләргә кошлар өчен ипи, ярма бөртекләре салабыз, жимлекләрне чистартабыз. "Кошлар безнең якын дуслар" дигән темага күчмә күргәзмә ясап куйдык. Балалар кышлаучы кошларны рәсемгә карап таный беләләр.

Соңгы араларда көннәр бик суытты, кар да күп яуды. Димәк, кошларга азык табу тагын да кыенлашты. Шуңа да бакчабызда "Кошларга ярдәм итик" акциясе үткәрдек. Бу акциядә әти-әниләр дә теләп катнаштылар.
Карадуган балалалар бакчасы I кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре:
Йосыпова Резедә Мидхатовна,
Нәбиева Илсияр Гайфуловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250