Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасы – тәҗрибә үзәге

Карадуган балалар бакчасында семинар булып узды.

2 февраль көнне «Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы» балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре өчен республикакүләм уку семинары оештырды. Чарада Арча, Саба районнары балалар бакчалары җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре дә катнашты. Очрашуның темасы: «Куаныч» төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә кертү теориясе һәм практикасы. Балалар бакчаларына таратыласы, Федераль белем бирү программасына таянып язылган «Куаныч» программасы белән программаның авторы «Казан (Идел буе) федераль университеты» Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм белем арттыру үзәгенең мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлеге доценты, педагогика фәннәре кандидаты Шәехова Резеда Камил кызы үзе таныштырды. «Куаныч» программасы нигезендә тупланган хрестоматияләр, балалар бакчалары өчен методик әсбаплар авторы, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы Закирова Кафия Вәли кызының әсбаплар турында сөйләве дә эчтәлекле булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» оешмасы генераль директоры Насырова Альбина Мөнир кызы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылган, Казан шәһәренең «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары белгечләренең авторлык эшләнмәсе булган «Акыллы уеннар» проекты белән таныштырып, «Бала-Сити» оешмасы методисты Мөхәммәтҗанова Гүзәл Зәкәрия кызы килгән кунаклар белән мастер-класс оештырды. Системалы рәвештә эшләгәндә, баланың туган теле камилләшүен, логик, креатив фикерләве үсүен ассызыклады.
Чарабызда «Татармультфильм» берләшмәсенең башкарма директоры Низамиева Алсу Тәлгать кызы, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гарипова Гөлнара Фидаил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы, Казан шәһәре Совет районының 183 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Абдуллина Рүзилә Вәгыйз кызы, «Куаныч» төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы нигезендә физик үсеш белем бирү өлкәсе буенча татар телендә «Хәрәкәттә бәрәкәт, куанабыз бергәләп» дип исемләнгән методик кулланма авторы, Балтач бистәсенең 5 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе, район тәрбиячеләренең методик оешма җитәкчесе Хафизова Фәридә Фирдәвис кызы да катнашып, үз эш тәҗрибәләре белән уртак-лаштылар. 
Партнерлык мөнә-сәбәтләрен ныгытуга һәм алга таба хезмәттәшлеккә өметләнәбез, — дип теләген белдерде Балтач районы мәгариф идарәсе мәктәпкәчә тәрбия бүлеге методисты Нотфуллина Гөлнара Фирдәвис кызы.
Мөхтәрәм кунакларга, озак еллар мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча актив һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәил улы район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатларын тапшырды. 
Бу чараның узган «Укытучы һәм остаз» елына нәтиҗә кебек оештырылуы да бик отышлы. Чөнки 2023 ел бакчабыз өчен яңалыкларга һәм нәтиҗәле эшләргә бай ел булды:
— «Акыллы уеннар» комплекты безнең балалар бакчасына бирелү — зур бәхет.
— Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә Федераль белем бирү программасы кабул ителү — тәрбиячеләр эшенә зур яңалык.
— Республикакүләм «Ел тәрбиячесе-2023» бәйгесендә 2 урын яулаган музыка җитәкчесе Васильева Илһамия зур горурлыгыбыз. 
— Сабыйларыбыз, коллектив, әти-әниләр тырышлыгы белән, Республика күләмендә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңеп 500 000 күләмендә грант оту эшебезгә зур бәя. 
Һәр кунак тарафыннан Карадуган балалар бакчасының эшенә югары бәя бирелде. Өлкән тәрбиячеләр өчен бу семинар кирәк булуын искәртеп, киләчәктә дә хөрмәтле остазларыбыз балалар бакчаларын үз канатлары астына алып, нәтиҗәле эшләр насыйп булсын. Тәҗрибәле, максатчан коллектив булганда, таләпчән җитәкчеләребез терәк булганда, хөрмәткә лаек остазларыбыз киңәшләрен һәм бәяләрен биргәндә эшебезне тагын да нәтиҗәле, бакчабыз балаларына файдалы итәсе килә. 


Зөһрә Бәдретдинова, 
бакча мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять