Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасында Өлкәннәр көне ничек узган? (+фоторепортаж)

1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь "Өлкәннәр көне" дип игълан ителә. 1991 елдан башлап Карадуган балалар бакчасында да Өлкәннәр көнен зурлап бәйрәм итәбез. Менә бүген дә безнең бакчабызга күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз, балаларның әбиләре, дәү әниләре килде.

Без балалар белән өлкәннәр турында әңгәмәләр үткәрәбез, шигырьләр, жырлар өйрәнәбез бүләкләр хәзерләп бәйрәм иртәләренә чакырабыз. Әби- бабаларыбыз бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әби бабаларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәбез, яратабыз. Алар гомерләре буе хезмәттә кайнаган сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз эшен жигелеп тарткан. Картлык көннәрендә зур ихтирамга һәм хөрмәткә лаек алар.
Картаймагыз әле, ветераннар
Сезгә тиеш әле бик күп язлар
Сезгә тиеш әле бик күп назлар
Картаймагыз әле, ветераннар!
Резеда Йосыпова,
I категорияле тәрбияче.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250