Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасында Сабантуй гөрләде (+фоторепортаж)

Сабантуй - эчкә шатлык сыймас туй!

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәктә балалар би ккөтеп алалар. Карадуган балалар бакчасында да бубәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Тәрбиячеләр, әкият геройларына әверелеп, мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Бер төркем балалар, әти-әниләр чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар. Ә көрәш батырларын Камыр батыр белән Мәргән батыр билгеләде. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлый, кемдер бии. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкемсөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.
Күңелле Сабантуйлары

Бәйрәм булды, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Уйнап торды музыка,
Зур мәйдан шау-гөр килде.
Җырладык та, биедек тә,
Төрлебез төрле көйгә.
Без җырладык Сабантуйда
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушылды сайрап.
Илһамия Васильева,
Карадуган балалар бакчасы
музыка җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250