Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасында тәрбия турында сөйләштеләр

Карадуган балалар бакчасында яшь әниләр өчен "Тәрбия баскычлары" темасына видеоконференция булып узды.

Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен. Бала туу - һәр гаиләдә зур бәйрәм. Сабый дөньяга аваз салу белән әллә никадәр сораулар, яңа борчу-мәшакатьләр алга килеп баса. Җәмгыятебездә, тормыш-көнкүрешебездә булган яшәешебез бала тәрбияләүдә әкренләп борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны читләтеп, башка халыклар мәдәниятенә, яшәү үзенчәлекләренә якынайды. Бу юнәлештә үз халкыбызның йолаларын,тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү - төп максатыбыз булып тора.


Күптән түгел балалар бакчасында Карадуган,Арбаш,Таузар авылында яшәүче яшь әниләр өчен "Тәрбия баскычлары" темасы астында видеоконференция уздырдык.Тәрбиячеләр, яшь әниләр белән бергә ана карыныннан алып баланың 40 көнгә кадәр булган вакытында без нинди гамәлләр кылырга бурычлы дигән сорауларга җавап эзләдек. Үтемле, аңлаешлы һәм кызыклы булсын өчен, проектта дин әһелләре, табибларга, психолог, акушер-гинеколог, невролог, этнографка да мөрәҗагәть ителә. Бу хезмәт замана ата-аналары өчен бик яхшы кулланма булыр дип уйлыйбыз. Балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдинова яшь әниләргә балалар бакчасының әхлак программасы аша тәрбиячеләрнең балаларга ничек итеп әхлак тәрбиясе бирүләре буенча эш алып баруларына аерым игътибар итеп сөйләде.

Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе бирүгә мин дә зур игътибар бирәм. Кечкенәләр төркемендә "Әдәп төбе - матур гадәт" темасы астында өстәмә белем бирү эшчәнлеге алып барам. Бу белем бирү эшчәнлекләрендә бишек җырлары, мәкальләр, әйтемнәр, матур әдәбият әсәрләрен, Каюм Насыйриның тәрбия турында язылган нәсыйхәтләрен уңышлы кулланам.Әти-әниләр, әби-бабайлар да өстәл янына чәй эчәргә җыелгач балаларының ашап бетергәч өйдәге барлык гаилә әгъзаларына да рәхмәт әйтүләренә бик куаналар.Өйдә мин дә балаларга олы кешеләргә карата кайгыртучан, мәрхәмәтле булырга кирәклегенә төшендерәм. Балаларыбыз, кечкенә булсалар да, үзләре дә өйдәгеләргә шатлык китерү чараларын да уйлап таба беләләр: җырлыйлар, шигырьләр, әкиятләр сөйлиләр дип куанып сөйлиләр әти-әниләр, әби-бабайлар. Халык бик бик олы педагог булган бит ул, бар әйткән мәкальләре, ырымнары, әйтемнәре кешене матур,саф күңелле чын кеше итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән. Һәр кешенең күңелендә табигатьтән салынган орлык була.Ул орлыктан нинди үсенте үрләве олыларга, гаилә һәм әйләнә-тирә мохиткә нык бәйле. Тәрбия өзлексез, дәвамлы процесс һәм ул нәтиҗәле булсын өчен, әти-әниләр, тәрбиячеләрбала тәрбияләү өлкәсендә тәҗрибәле педагогларның киңәшләрен тотып, бар сәләтен,җан җылысын биреп хәзерге яшь буынны матурлыкны күрә белүче,тәүфыйкле, әхлаклы кеше итеп тәрбияләү турында көннән-көн ныграк уйланырга тиеш.

Фотолорны тулы күләмдә биредә карагыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html


Зилә Лотфуллина,
Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250