Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу булды

Соңгы вакытта авылыбызда автотранспорт саны, юллардагы машина хәрәкәте көннән-көн арта. Шуның нәтижәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта.

Ә бу исә, үз чиратында балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне бик житди мәсьәлә икәнен күрсәтә.
Кече яшьтә алган күнекмәләрне бала онытмый, яхшы үзләштерә. Юл йөрү күнекмәләрен өйрәтү гаилә, балалар бакчасы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә алып барганда нәтижәлерәк икәнен безнең Карадуган балалар бакчасында күптән төшенделәр инде.
Бакчабызда махсус жиһазландырылган бүлмәбез бар. Анда балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен светофор, юл билгеләре, магнитлы такта, машиналар, велосипедлар, киемнәр бар. Болар барсы да ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан бирелгән әйберләр. Күптән түгел шундый очрашуларның чираттагысы булды.
Кунакларыбыз да бик мәртәбәле кешеләр - район ЮХИДИ җитәкчесе Шәфигуллин Фәргать Тәлгатович һәм юл куркынычсызлыгы дирекциясе житәкчесе Һадиева Лилия һәм әти-әниләр 4-5 яшьлек балалар үзләрен пространствода ориентлашу, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре буенча үзләштергән белемнәрен театральләштергән эшчәнлек аша күрсәттеләр.
5-6 яшьтәге балалар уйлау, фикер йөртү ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләребуенча тәрбияче биргән ситуацияләрне чиштеләр, өйрәнгән белемнәрен практикада кулланып күрсәттеләр.
ЮХИДИ җитәкчесе Фәргать абыйлары нәниләрнең юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту, светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, урам аркылы кайдан, ничек чыгу, транспортны кайсы яктан әйләнеп үтү турындагы белемнәре белән кызыксынды.
Әлбәттә, әти-әниләргә дә юл кагыйдәләрен белү буенча ситуацияле сораулар бирелеп хәйран гына фикерләрне тупларга туры килде. Очрашу балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча аң-белем дәрәжәсен тагын бер баскычка күтәреп, аларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Фәргать абыйларын "зурларча" кулын кысып тапшырылган бүләкләре дә бу очрашуны онытмаслык итеп истә калдырды.
Резеда ЙОСЫПОВА
Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250