Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасына әниләр нигә җыелган? (+фото)

Карадуган балалар бакчасында әниләр өчен “Тәрбия баскычлары” темасы астында конференция узды.

 “Кеше уз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен”, ди халык мәкале.    

Әдәп-әхлак тәрбиясенең хәзерге көндә иң актуаль темаларның берсе булып тора. Шуның өчен без Карадуган балалар бакчасында әниләр өчен “Тәрбия баскычлары” темасы астында конференция уздырдык. Конференцияне зур әзерлек белән алып бардык. Музыка җитәкчесе Васильева Илһамия Таһировна  белән логпед төркеменә йөрүче Гарифуллина Сәфинә ана белән бары  бала арасында була торган җылы хисләрне шигырь юллары аша әниләрнең күңелләренә җиткерделәр. Илһамия Таһировна башкарган “Балам” җыры  әниләрнең нечкә күңелләрен тибрәтте. 

Балалар бакчасы коллективы кызлары башкарган “Бишек җыры” биюе бик матур итеп нәфис хәрәкәтләр белән башкарылды. Әниләрнең олы хөрмәткә, яратуга, назга лаек икәненә инандык.

Алып баручы тәрбияче Зилә Әнәсовна баланың үсешендә, шәхес булып җитешүендә гаиләнең әһәмияте бик зур роль уйнавын аңлатып китте. Гаиләнең баланы тормышка әзерләвен, аңарда кешелек сыйфатларына, -әхлакый  олы социаль максатларга нигез салуын һәм иң мөһим рухи максатның буыннан-буынга күчүен тәэмин итүен аңлатып узды. “Бала чактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” буклетын әниләргә өләште.   

Конференциягә  килгән  кунаклар бик җанлы һәм актив катнашып, әниләргә бүгенге көндә бала тәрбияләгәндә  никадәр  җаваплы булырга кирәклеген аңлаттылар. Күп еллар район үзәк хастаханәсендә  гинеколог булып эшләгән, күбебез өчен таяныч һәм терәк булган хөрмәтле ханым Камалиева Наилә Нургаязовна әхлак тәрбиясенә бәйле, балалар гигиенасы турында үзенең төпле киңәшләре белән бик үтемле итеп сөйләде. Шулай ук Балтач гомуми белем бирү мәктәбенең балалар психологы Мамлиева Гөлчәчәк Инсуровна үткәргән психологик тренинг әниләр өчен бик кызыклы һәм эчтәлекле  булды.Ул әниләргә психологик яктан балага ничек итеп якын килергә кирәклеген аңлатты.

Конференциядә бөтендөнья татар хатын-кызлар “Ак калфак” иҗтимагый җитәкчесе Кадрия Рәисовна җитәкчелегендә “Тәрбия баскычлары” темасы астында төшерелгән видеоязма белән таныштык. Конференцияне йомгаклап балалар бакчабыз мөдире Бәдретдинова Зөһрә Фәритовна тәрбия мәсьәләсендә халкыбыз тәҗрибәсенә игьтибар итүдә мәслихәт булуын төшендерде. Балага туган ил, туган нигез төшенчәләрен нәсел барлау, шәҗәрә төзү эшләрен нәкъ шушы чорда өйрәнә башлауны күздә тотарга кирәклегенә төшендерде. Соңыннан әниләрне шифалы үлән чәйләре белән сыйладык. Аларга үзебезнең йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләребезне җиткердек.

З. Лотфуллина,

Карадуган балалар бакчасының I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев