Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалары бик бәхетле. Ни өчен? (+фото)

Балаларыбызга үзләренең барлык көчен, белемен күңел җылысын биреп эшли безнең тәрбиячеләр

Көндәлек үтә торган шөгыльләр дә гадәти формада гына бармый монда. Ижадилык, рухланып, чын күңел биреп эшләү сизелә. Гади генә пластилин әвәләү, рәсем ясау, сөйләм үстерү, уеннар барышында кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру өчен нинди генә яңалыклар, уен алымнары кулланмый алар. Ясле бакчада ял бүлмәсе булуына да, андагы шартларның балалар күңеленә хуш килүенә дә сөенәбез. Көндәлек эш барышы да бәйрәм көннәре кебек матур үтү-безгә, әти-әниләргә, күңел тынычлыгы бирә.
Үз хезмәтләрен югары дәрәҗәдә җаваплылык тоеп башкарган тәрбиячеләр Эльмира Шәкүровна, Зилә Әнәсовна һәм тәрбияче ярдәмчесе Лилия Тәбрисовна, ясле -бакча коллективына һәм аның җитәкчесенә Зөһрә Фәритовнага рәхмәтебезне белдерәбез.

Бөтерчекләр группасы әти-әниләре исеменнән Алия Хисамова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган балалар бакчасы