Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган, Бөрбаш, Нөнәгәр мәктәпләре миллион сумлык грант ота алырмы? (+фото)

Бүгенге көннәрдә районыбызда Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән "Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе" конкурсының комиссиясе мәктәпләрнең шушы юнәлеш буенча эшләрен тикшерә.

Әлеге конкурста республика буенча җиңгән 10 мәктәп 1 000 000 сум грантка лаек булачак. Балтач районнынан 3 мәктәп конкурста катнашу өчен гариза бирде - Нөнәгәр, Бөрбаш мәктәпләре, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе.
Белем бирү оешмаларының эшчәнлеге түбәндәге критерийлар нигезендә бәяләнә:
- Дәреслекләрнең, укыту-методик әсбапларның татар телендә булуы.
- Педагогларның ике дәүләт телен дә белүләре.
- Төп дәүләт имтиханнарын татар телендә бирүче укучылар саны.
- Республика олимпиадалары нәтиҗәләре.
- "Илһам", "Туган тел", Бөтенрәсәй татар теле һәм әдәбияты укытучылары конкурслары нәтиҗәләре.
- Укучыларның татар һәм рус телләрен белүләре.
- Кабинетларның җиһазланышы.
- Авторлык программаларын куллану, эшләү, методик эшләнмәләр чыгару.
- Укыту программасында милли-региональ өлешнең үтәлеше һ.б.
Катнашучы мәктәпләребезгә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250