Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган гимназиясенә республиканың иң көчле укучылары җыелды (фото)

17 февральдә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2015-2016 нче уку елына эш планы нигезендә, патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан үткәрелгән конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем оешмаларының 8-11 нче сыйныфларыннан 148 укучы катнашты. Конференциянең 2 нче турында республикабызның төрле районнарының мәгариф оешмаларыннан 100 дән артык укучы һәм укытучы катнашты. Балтач, Арча, Сарман, Биектау, Кукмара, Питрәч, Мамадыш, Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән укучылар чыгыш ясады. Укучыларның чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе белгече, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Атлас кызы Гайфуллина, шагыйрь, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татартсан киптап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетытының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева, педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Рөстәм Шәйдулла улы Маликов, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетытының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Фоат Галимулла улы Галимуллин, Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире Марат Рәшит улы Шәехов бәяләде. Җинүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, аларга Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр белән алдагы көннәрдә таныштырырбыз.
Фидания Сабирова,
Мәгариф идарәсе методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250