Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган гимназиясенең 2018нче елгы чыгарылышы аеруча хөрмәткә лаек

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясеннән быел 17 укучы китә, шуларның 8енең кулында – алтын медаль!

Бер ел элек, үземнең чыгарылыш кичәсеннән кайткач, мәктәбемә багышлап шигырь яздым. Ул шигырьне башкаларга күрсәтү түгел, үзем дә укып карарга кыймадым, мин гүя беренче тапкыр гашыйк булган һәм үз хисләреннән үзе үк курыккан үсмер кыз идем. Мәктәбеңә мәхәббәт – аны ташлап китәсе көнне, чыгарылыш сыйныф укучыларына карата ихтирам алар белән саубуллашканда сизелә икән.

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 2018нче елгы чыгарылышы аеруча хөрмәткә лаек булды. Гимназиядән быел 17 укучы китә, шуларның 8енең кулында – алтын медаль! Чыгарылыш кичәсендә алар бик күп котлаулар кабул итте. Медаль ияләренең берсе Мәрьям Мөхәрләмова “Хезмәт” газетасы хәбәрчесе белән мәктәп турындагы фикерен бүлеште:

“Мәктәптә һәр кеше үзенә дигәнен ала. Миңа мәктәп шатлыклар һәм күңелсезлекләрне күп итеп бирде. Барысы да очраклы хәлләрдән тора бит. Безнең сыйныф җитәкчесе Рәйхана Сәүбәновна иде. Ул һәр эшне ахырына җиткереп эшләргә өйрәтте, мин аңа үземдә барлыкка килгән шушы сыйфат өчен бик рәхмәтле. Әгәр классны башка укытучы җитәкләсә, кем белә, бәлки бөтенләй башка төрле булыр, башка кыйммәтләрне үз итәр идек,” – диде ул.


Мәрьям әйткәнчә, мәктәп һәр кешегә үзенә дигәнен бирә. Мәсәлән, Айназ Газизов, шулай ук кызыл аттестат иясе, мәктәпкә бигрәк тә дуслар бүләк иткәне өчен рәхмәтле.

“Мәктәп безне эшләргә өйрәтте. Истәлекләр бүләк итте һәм белем бирде... Мине шахмат уйнарга да өйрәтте, ансына әти дә өйрәтмәгән иде әле,” – диде Нияз Хәбибуллин.

Бәйрәмгә укытучылар аеруча тырышып әзерләнгән. Иң элек чыгарылыш гимназия директоры һәм укытучылары башкаруындагы җырны тыңлады, бәйрәм барышында да укытучылар үз номерларын чыгарылыш сыйныф укучыларына бүләк итте.

“Быелгы чыгарылыш сыйныфта укучыларның яртысының диярлек мәктәпне алтын медальгә тәмамлавы – зур казаныш, – диде гимназия директоры Гөлсинә Фаил кызы. – 2018нче елгы чыгарылыш бик тыныч класс булды. Әкрен генә алларына карап үз эшләрен эшли бирделәр. Аннан соң бик тырыш, барысы да үзенчә зыялы. Алар күп сөйләшми – алар күп эшли...”

Чыгарылыш кичәсе ике сәгатьтән артык барды. Кичәге укучыларның барысы да борчулы, әмма бик матур иде. Игеннәргә коелырмын дип, күкне куе зәңгәр төскә буяп ашыгып килгән яңгыр, 2018нче чыгарылышка бүләк ясап, тамчы да төшермичә үтеп китте.

 

Миләүшә Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш кичәсе