Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган гимназиясеннән кунаклар күп тәҗрибә туплады

Урта гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре эшлекле сәфәрне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясеннән башладылар.

«Татарстан Республикасы белем бирү системасының өстенлекле бурычы буларак тел күптөрлелеген саклау» темасына багышланган семинар кунаклары район мәдәният йортында узган пленар утырыш тәмамланганнан соң автобусларга утырып, районыбызның төрле белем учакларына юл алдылар.

Урта гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре эшлекле сәфәрне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясеннән башладылар. Биредә авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә укучыларны тарту, әлеге темаларга багышланган дәресләрне кызыклы итеп үткәрү турында Рәҗәп Фәткырахманов һәм Фәнис Әхмәдиевлар сөйләп узды.

Мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче бердәнбер белем учагы булып торган гимназиядә бу юнәлештә ничек эшләүләрен һәм нәтиҗәләре хакында да бәян иттеләр. Катнашучылар андый балаларның кайда торулары белән кызыксындылар, гимназия директоры Гөлсинә Фаилевна мәктәп автобуслары ярдәмендә аларның көн саен өйләренә кайтып йөрүләрен әйтте. Туган тел кысыла, дип чаң суккан көннәрдә Карадуган гимназиясендә бөтен фәннәрнең татарча укытылуына да сокланды кунаклар. Делегатларга туризм түгәрәге эшчәнлеге дә күрсәтелде, аның буенча белем һәм күнекмәләр бирүче Чулпан Гарәфиевага да сораулар күп булды. Ул бу юнәлештә үз эшенең остасы булуы хакында без язып чыккан идек инде.

Карадуган гимназиясе килгән кунакларны күп яктан кызыксындыра алды бүген, биредә физика да кызыклы алымнар белән укытыла, химиядән дә укучылар көндәлек куллана алырдай белемнәр ала, инглиз теле дә мавыктыргыч үтә, иҗат дөньясында да кайнап яшиләр, гомумән алганда, биредә бар да югары биеклектә оештырылган. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе педагогик конференция