Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган мәктәбе “Гаилә – ил тоткасы” дип исемләнгән иҗади гаилә бәйрәме үткәрде (фото).

16 декабрь көнне Карадуган урта гомуми белем мәктәбе зур итеп мәдәният йортында "Гаилә - ил тоткасы" дип исемләнгән иҗади гаилә бәйрәме үткәрде.

Гаилә ул - тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне анлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул- җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
Бу бәйрәм кичәбездә яшьләргә үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләребез бездә кунакта булды. Менә шушы тату гаиләләрдә тәрбияләнүче кыз һәм улларның тыйнак, эшкә уңган, җитез һәм сәламәт булып үсүләре безне сокландыра.
Бер кичәдә генә һәр гаиләне күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышлау кирәк булыр иде. Авылыбызда бик күп матур гаиләләр яши. Һәр гаилә - үзе бер сандык ул. Бүгенге бәйрәмебездә без шул сандыкка ачкыч яратырга тырыштык.
Кичәбездә 11 батыр гаиләбез зур әзерлекле, кызыклы чыгышлар ясады. Һәр гаиләгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250