Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган мәктәбендә “Математика укыту методикасында инновацион алымнар” темасына республикакүләм семинар булды (фото)

Бүген, 28нче ноябрь көнне, Карадуган урта мәктәбендә математика укытучыларының "Математика укыту методикасында инновацион алымнар" темасына республикакүләм методик семинары булды.

Әлеге семинар - районыбыз укытучыларының "Математика елы"на йомгак ясавы буларак та әһәмиятле чара булды. Карадуган урта мәктәбе базасында үткәрелүенең сәбәбе шул, әлеге мәктәп математика фәнен тирәнтен укыту юнәлешендә эшли һәм "ЮНЕСКО" исемлегенә кертелгән булуы белән дә зур игътибарга лаек.
Семинарда Киров өлкәсеннән һәм Мари Иленнән дә килгән әлеге фән укытучылары катнашты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Гөлнара Илдаровна сүзләренчә, "Белем бирү системасының инновацион технологияләргә баюы һәм яңа төр эш алымнары барлыкка килү укыту эшчәнлеген кызыклырак һәм үтемлерәк итә".
Семинар барышында ачык дәресләр, мастер-класслар, укучыларның фәнни чыгышлар тәкъдим ителде, башкарылган чаралар нәтиҗә ясаулар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250