Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган мәктәбендә республикакүләм семинар «Математика елы»на йомгак ясады

Хәзер укучыларда математик фикерләү начар, алар калькулятордан башка саный да белмиләр бит, диючеләр күп. Бу чыннан да шулаймы соң?! Карадуган урта мәктәбендә күрсәтелгән дәресләр моңа ачыклык кертте кебек.

«Математика укыту методикасында инновацион алымнар» темасына үткәрелгән республикакүләм семинарда бу сорауга да җавап булды. Районыбызның математика укытучылары Татарстанның 37 районыннан, Киров өлкәсеннән һәм Мари Иленнән килгән хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Әлеге чарада Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мәгарифне үстерү институты» вәкилләре дә үз фикерләрен белдерде.
Әлеге семинар районыбыз укытучыларының «Математика елы»на йомгак ясавы буларак та әһәмиятле чара булды. Карадуган урта мәктәбе базасында үткәрелүенең сәбәбе шул, әлеге мәктәп математика фәнен тирәнтен укыту юнәлешендә шөгыльләнә һәм «ЮНЕСКО» исемлегенә кертелгән объект булуы белән дә зур игътибарга лаек.
Математика фәненә игътибар дәверләр дәвамында үз югарылыгында калган. Элек ул зиһенне арттыру, фикерләү сәләтен ныгыту юнәлешендә хезмәт итсә, замана баласы хәзер язып исәпләү, хәтердән санау, тапкырлау-бүлү, биремнәр чишүдә көч сарыф итми генә калькулятор куллана яки нетбук, ноутбук, компьютер һәм башка төр җиһазлардан файдалана.
Шулай булуга да карамастан, «Математика - фәннәр патшасы» дип әйтү үз актуальлеген югалтмый. Яңа төр укыту программалары булдыру, инновацион алымнар кертү, укытучылар өчен грантлар бирү, фәнни-эзләнүле конференцияләр оештыру, олимпиада һәм конкурслар үткәрү нәтиҗәсендә әлеге фәнне өйрәнүнең әһәмияте гел арта тора.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече Гөлнара Исламова да:
- Белем бирү системасының инновацион технологияләргә баюы һәм яңа төр эш алымнары барлыкка килү укыту эшчәнлеген кызыклырак һәм үтемлерәк итә, - дип ассызыклады үз чыгышында.
«Мәгарифне үстерү институты» хезмәткәре Фәридә Кадыйрова исә ФГОС кысаларында заманча математика дәресен укыту тәртибе һәм нечкәлекләре белән таныштырды. Соңгы елларда бик популярлашкан Сингапур укулары турында да аерым искәртеп үтте.
Сингапур методикасының математика һәм информатика дәресләрен укытуда нәтиҗәлелеген күрсәтү уңаеннан Эльвира Федорова, Илнур Җиһаншин (Салавыч күппрофильле лицее укытучылары), Римма Низамиева (Кенә мәктәбе), Альбина Нуриевалар (Балтач урта мәктәбе) укучылар белән татар телендә мастер-класслар үткәрделәр.
Шулай ук Карадуган, Нөнәгәр, Балтач мәктәпләренең сәләтле укучыларының фәнни-эзләнүле чыгышлары да килгән кунакларда зур тәэсирләр калдырды. Алар - күп тапкырлар олимпиада җиңүчеләре һәм республикакүләм конкурсларда дипломантлар булып танылган укучылар.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методика эшчәнлеге буенча урынбасары, математика фәненең кураторы Ләйсән Гатауллина:
- Математика укыту, укучыларны бердәм дәүләт имтиханына әзерләү укытучыдан күп көч таләп итә. Укытучыларның һөнәри белемен күтәрү максатыннан эшләнелгән концепциянең нигезендә дә бит эзләнү, яңалыкка омтылу һәм хезмәтнең нәтиҗәлелеген күрү ята.
Районыбызның методик берләшмәсенә 61 укытучы керә, шуның 10сы - югары, 39ы беренче категориягә ия. Соңгы елларда яшь укытучыларыбыз сафы да арта, бүгенге мәктәп ир-егет укытучыларга мохтаҗ, алар күбрәк булса иде, - дип фикер-тәкъдимнәрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250