Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуганда бакча яшендәге балалар да тимераякка баскан - афәрин!!!

Яңа ел ялларының бер көнендә төркемдәге балалар һәм аларның әти-әниләре белән саф һавага чыгу - безнең бакчада матур гадәткә әйләнеп бара.

Менә 4 гыйнвар көнне кичен Карадуган гимназиясенең боз мәйданчыгына балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары әти әниләре белән бергәләп җыелдылар.

Аларны биредә тәрбияче апалары Гөлнур Ильязовна, Әнисә Шамилевна һәм Дилә Сәлимҗановна белән бергә Кыш бабай каршы алды һәм мәйданчыкка чакырды.

Биредә балалар тимераякта шудылар, һәркайсын алар янына махсус чакырылган укучы абыйлары тәгәрмәчләрдә тартып ярыштылар. Берничә балага Кыш бабай бүләк итеп тимераяклар алып килгән булып чыкты. Балалар куана-куана, бик тырышып әти-әниләре ярдәмендә бозга бастылар.

Ә Кыш бабай балаларның уеннарын да күзәтте, шигырьләрен сөйләтеп шоколадлар да өләште. Әти-әниләр дә, сабыйлар да файдалы да, күңелле дә очрашудан рәхмәт әйтеп таралыштылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган бакчасы