Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуганда укучыларны Муса Җәлил рухында тәрбиялиләр

Укучыларга патриотик тәрбия бирү, аларны илебезгә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү максатыннан, Карадуган урта мәктәбендә бик күп чаралар үткәрелә. Ул чаралар күбесе герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме белән бәйләнгән.

Республика буенча ике елга бер тапкыр узучы "М.Җәлил конференциясе" дә безнең мәктәбебездә зур әзерлек белән үтә. Герой-шагыйрь рухы белән сугарылган шундый чараларда укытучылар да, укучыларыбыз да бик теләп катнаша һәм анда чыгышлар ясап, зур уңышларга ирешәләр.
Быел патриот - шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шушы максаттан чыгып, һәр сыйныф җитәкчесе, татар теле укытучылары һәм укучылар бу юбилейга бик җитди әзерләнделәр. Зур әзерлек белән үткән сыйныф сәгатьләрендә шагыйрьнең батырлыгына кабаттан сокланып, аның белән горурландылар. Герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең көчле рухлы булулары, аларның туган ил, халык өчен үз язмышларын куркыныч астына куеп көрәшүләре турында төшерелгән "Моабит дәфтәре" дигән киноны да югары сыйныф укучылары бик кызыксынып, тетрәнеп карадылар, фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта балаларны музейлар белән кызыктырып булмый, диләр.Ә менә укучыларга патриотик тәрбия бирүдә тарихыбызны, мәдәниятебезне, рухи байлыгыбызны саклап торучы шул музейлар зур роль уйный бит инде.

Бүгенге көндә мәктәп яны музейларының күбесе ябылган яки ябылу алдында торганда безнең Карадуган урта мәктәбе белән янәшә торучы "Себер тракты тарихы" һәм "Муса Җәлил" музейлары мәктәбебез белән тыгыз элемтәдә гөрләп эшләп килә. Алар - элеккеге директорыбыз Бакый Зыятдинов истәлеге.

Бу музейлар мәктәбебез укучыларының иң яраткан урыннарының берсе. Күп кенә тәрбия чараларын халкыбызның ядкәрьләре кадерләп сакланучы шушы музейлар белән берлектә үткәрәбез. Чөнки, "Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк!" - диләр бит. Укучыларыбыз бу сүзләрне яхшы аңлый.

Шушы сүзләрне кабаттан дәлилләп, мәктәбебездә Муса Җәлилгә багышланган тагын бер зур чара үтте.

Күп еллардан бирле уңышлы эшләүче "Кызыл ромашка" штабы оештырган бу патриотик кичә кабаттан беркемне дә битараф калдырмады. Килгән кунаклар, укытучылар, башка укучылар - үзләре дә бик теләп катнаштылар. Укучылар герой-шагыйрь турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, кичәне башлап җибәрделәр. "Кызыл ромашка" штабына яңа укучылар кабул итү - бу тантаналы чараның иң югары ноктасы булгандыр: мәктәптә барабан каккан тавышка тынлык урнашты, "Кызыл ромашка" штабының иң тәҗрибәле члены - 10 сыйныф укучысы Хөсәенов Рөстәм яшь җәлилчеләргә ант кабул иттерде. Шуннан соң алар шагыйрь бюстына чәчәкләр салдылар, һәрберсе М.Җәлилнең бер шигырен яттан сөйләде. Шулай итеп "Кызыл ромашка" штабы членнары тагын биш укучыга артты. Алар да герой-шагыйрь эзләре буйлап эзләнүләрен дәвам итәрләр; экскурсияләргә, спектакльләргә йөрерләр; патриот - шагыйрьнең һәм дусларының иҗатлары турында мәгълүматлар туплап, чыгышлар ясарлар; музейга һәм мәктәбебезгә килгән кунаклар алдында да каушап калмаслар, үз фикерләрен ачык итеп аңлатып бирә белерләр. "Кызыл ромашка" штабы членнары шундый булырга тиеш бит!

Бу матур чараның тагын бер тәрбияви өлеше - элек үзләре дә яшь җәлилчеләр булган ветераннарның мәктәбебезгә кунак булып килүләре. Моннан 20-35 еллар элек "Кызыл ромашка" штабы членнары булып торган абый-апалар, кайберләре хәзер әби-бабайлар хис-кичерешләрен тыя алмадылар. Җәлил эзләре буйлап күп сәяхәтләр ясаган, элеккеге укытучыларыбыз Әминә апа, Рәйсә апалар бик дулкынланып, истәлекләре белән уртаклаштылар, бу чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Ул чорда барлык очрашу - сәяхәтләрне фотога төшереп барган һәм үзе дә күп еллар мәктәбебез укучыларының пионер отрядларын җитәкләгән Рашит абый Закиров та яшьлегенә "кайтып килде". Музейдагы бик күп фотолар ул ясап калдырган истәлекләр икән бит!

Мәктәп директоры Гөлсинә Зарипова килгән кунакларга, кызыклы тәрбияви чараны оештыручыларга, һәр укучыга үзенең рәхмәтен җиткереп, изге теләкләрен теләде, яшь җәлилчеләргә уңышлар теләп, мәктәбебез данын төшермәскә өндәде. Әлеге кичә дә башка тәрбияви чаралар кебек үк һәркем күңелендә матур хисләр калдырды.

Икенче көнне бу чараның дәвамы булып, мәктәп хоккей мәйданчыгының бозы кызганнан кызды: герой-шагыйрь М.Җәлил призына тирә-як авыл мәктәпләреннән җыелган командалар арасында ярыш бик матур һәм бик көчле барды. Бу ярышта безнең хоккей командасы уңышлы чыгыш ясап, үзләренең чын җәлилчеләр икәнлекләрен расладылар - герой-шагыйрь призына аталган кубок үзебездә калды.

24 февральдә мәктәп коллективын, укучыларны һәм әти-әниләрне тагын бер матур кичә - М.Җәлил премиясе лауреаты булган Минзәлә халык театры артистлары белән очрашу көтә иде. Көне буе Карадуган авылында булып, бу театр коллективы балалар һәм зурлар өчен үзләренең спектакльләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр; герой- шагыйрь М. Җәлил турында матур эчтәлекле тәрбияви чара күрсәттеләр.
Киләчәктә дә без укучыларыбызның күңелендә патриотик рух - герой-шагыйрь М.Җәлил рухы сүнмичә януын, батырларыбыз белән горурланып, аларга алмаш булып үсүләрен теләп калабыз.

Тәнзилә Гыйзәтуллина,
Карадуган урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250