Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариле бакчасы концертта ниләр белән шаккаттырган?- I өлеш (+ФОТОРЕПОРТАЖ)       

Кариле балалар бакчасы тәрбияләнүче балалар саны буенча районда иӊ зур бакча булып санала. Анда  172 бала 8 группага бүленеп тәрбия алалар. Норма мәктәбе бинасына урнашкан филиалныӊ эшчәнлеген оештыруныӊ өстәлүен дә күз алласак, тәрбиячеләргә  җиӊел түгелдер. 

Эшләүчеләр саны аз түгел, вакытлыча ялда булганнарны искә алсаӊ, коллектив 45 кешедән тора. Зур булуныӊ уӊай яклары да хәйран күп. Бу бигрәктә ата-аналарныӊ булышлыгына таянып зур эшләр башкарганда нык сизелә. Бакчага капиталь ремонт барганда тәрбиячеләр белән әти-әниләр кулга-кул тотынышып хезмәт куйдылар. Балалар бакчасыныӊ чираттагы зур иҗат концерты да балалар, тәрбиячеләр белән әти-әниләр ярдәме белән уздырылган. Тамаша башланганчы Норма мәдәният йорты фойесында ярминкә булып узды. Табадан яӊа гына төшкән төрле камыр ризыклары тиз арада сатылып бетте. Ә сәхнәнеӊ йолдызлары булып нәни балалардан башлап инде мәктәпкә әзерлек группасына йөрүчеләр танылды. Тәрбияче апалары да алардан калышмады, җыр һәм биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Эчтәлекле, зур һәм шул ук бик кыска тоелган бу концертны эзерләүгә зур көч куйганнар. Бу турыда сәхнәгә чыгып рәхмәт әйткән Балтач район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Нотфуллина һәм Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин бик аӊлаешлы итеп  әйтеп уздылар. Мәдәният йортына җыелган әти-әни һәм балалар, тәрбиячеләр чираттагы зур эшнеӊ башкарылуына шатланып таралдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев