Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариле бакчасында 3-4 яшьлек нәниләр дә театр уйный!

Әни! Җир йөзендә иң якты, җылы кояш. Баланы якты дөньяга тудырган, гомер, тел биргән, аның өчен янып-көеп яшәүче олы зат бит ул. 

Күптән түгел безнең Кариле балалар бакчасының нәниләр төркемендә Әниләр көненә багышланган кичәбез әнә шундый илаһи затларга багышланган иде. 
Һәрбер әни үзенең баласын тәрбияле, сәламәт, гүзәл әхлаклы итеп күрергә теләгән кебек, һәрбер бала да үз әнисен иң матур, уңган, кайгыртучан булуын тели. 
Безнең коллективның әти-әни, гомумән, сабыйларның гаиләсе белән тәрбия эшен бердәм алып баруның матур традициясе бар. 
Әлеге бәйрәмебез әнә шундый тәрбия эшчәнлегебезнең бер дәлиле иде. 3-4 яшьлек нәниләр булуга карамастан, сынатмадылар бит: һәркайсы үзенә бирелгән шигырьне каушамыйча, әниләренә бүләк иттеләр! Бәйрәм тантанасы җыр-бию белән чиратлашып барды. Татар телендә генә түгел, рус телендә әниләребезгә багышланган җырларны ,шаян биюләрне оста башкарулары белән әниләрне сокландырдылар. 
Матур аланга барып, әниләренә “Шалкан”әкиятен дә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Быел Театр елы булганлыктан, без аларны күп кенә әкиятләр белән таныштырып, ул әкиятләрне рольләргә бүлеп уйнарга өйрәнеп киләбез. Ә менә беренче тапкыр үзләре артист булып, әкиятне уңышлы итеп уйнап күрсәтә алулары без – тәрбиячеләр һәм әниләр өчен дә зур сөенеч булды. 
Бәйрәм ахыры нәниләрнең әниләренә бүләк тапшыру белән тәмамланды. Күпчелек әниләрнең йөзләре сөенечтән балкый иде. Әле кайбер баланың теле яңа ачылып кына килә, шуларның бәйрәмдә сынатмыйча катнашуы, мөгаен, әниләр өчен иң зур бүләк булгандыр. 

Гөлшат Зәйнуллина, 
Эльмира Гыйләҗева 

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев