Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариле бакчасында карга боткасы ашаганнар, мода күрсәткәннәр, кыскасы, бәйрәм ясаганнар (+фото)

Экологик тәрбия- һәрберебезнең уртак бурычы.

Туган ягыбызга кабат язлар килде. Табигать уяна, яшәрә, җанлана. Менә шушы табигатьнең  уянуы  белән аның чисталыгын саклау мәсьәләсе үзеннән-үзе көн тәртибенә килеп баса. Кеше һәм табигать бер бөтен, аны саклау, тәрбияләү-һәрберебезнең изге бурычы.

Бу максаттан безнең Кариле балалар бакчасы коллективы һәр елны апрель аен экологик тәрбия бирүгә багышлый, бу безнең ел саен үткәрелә торган традиция.

Әйе,бала кече яшьтән бу мәсьәләнең мөһимлеген тоеп үсәргә тиеш. Һәр төркемдә,кечкенәләрдән алып зурлар төркемендә  экологик темага,яшьүзенчәлекләрен исәпкә  алып,әңгәмәләр үткәрелә.

Татар халкының борыңгыдан килгән “Карга боткасы” бәйрәмен бакча күләмендә үткәрү балалар өчен чып-чын бәйрәм булды. Халкыбызның борынгы йоласы, кара каргаларның туган якка әйләнеп  кайтулары,бергәләп карга боткасы ашау,уеннар,мәкаль-табышмаклар әйтешү, җыр-шигырь белән бәйләнеп  барган бәйрәм алар күңелендә истәлек кенә түгел, ә матур тәрбия чарасы да булып кала.

Бакча коллективы бу нисбәттән  әти-әниләр белән эш алып бара. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан әти-әниләр  көче белән Эко-мода конкурсы да бик үзенчәлекле булды. Нинди генә кастюмнар юк иде! Чүп пакетларыннан, кәгазьнең төрлеләреннән, полиэтиленнан  күз явын алырлык күлмәкләр, юбкалар, комбинизон кигән балалар чын  мәгънәсендә гүзәлләр иде.

Җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Әтиләр шулай ук төрле-төрле сыерчык оялары ясауда да сынатмадылар. Табигатьне саклау темасына ясаган рәсемнәр бик эчтәлекле һәм матур иделәр. Киләчәктә шушы темага әңгәмәләр үткәргәндәтәрбиячеләр өчен бик файдалы әсбап булачак, әлбәттә.

Табигатьне ярату, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә төркемнәрдә үткәрелгән театральләштерелгән уеннарның да уңышы  бәхәссез.

Кояш нурларын мул сипкән чакта,тәрәзә төбендәге әрҗә-савытлардагы туфракка борчак,кукуруз,солы,арпа,суган чәчү,аларга су сибеп,үсешен күзәтү дә нәниләр күңелендә соклану,тәэсирләнү,табигатьне, үсемлекләр дөньясын ярату кебек матур сыйфатларны тәрбияли, хезмәт тәрбиясен дә бирә.

Җыеп әйткәндә,бүген планетабызга экологик һәлакәт янаган чакта,кече яшьтән балаларга аны күз карасы кебек саклау кирәклеген аңлату,төшендерү кирәк. Һәм ул вакытлыча гына булырга тиеш түгел. Әти-әниләр,җәмәгатьчелек ,балалар бу өлкәдә кулга-кул тотынып эшләнәндә генә бары матур нәтиҗәләргә  ирешергә мөмкин. Җир-Анабыз безгә рәнҗемәсен,гүзәл планетабыз пычранмасын иде!

                                                                               

                                                                                Зәйнуллина Гөлшат,

                                                                                 Муллагалиева Гөлсәрия,

                                                                                  Якупова Зәлия

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев