Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариле балалар бакчасы коллективы рәхмәт белдерә

Һәркемгә мәгълүм: тормыш бәйрәмсез, бәйрәм котлауларсыз булмый. Нинди генә бәйрәм җитсә дә, һәркем котлаулар өчен матур-матур сүзләр, изге теләкләр эзли башлый. Чөнки теләкләрдән күңел йомшара, җаннар тынычлана, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек арта, дөнья нурлана төшә. Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк күңел кояшы ул.

Бу язмабызның сәбәбе, Кариле балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбызның әти-әниләренә рәхмәтебезне белдерү. Нинди генә чаралар булмасын, әти-әниләребез бердәм булып, күңелләрен биреп катнашалар. Традиция буларак, яңа ел бәйрәме алдыннан, кул эшләре конкурсы үткәрелә. Бу елны "Кар бабай, кил безгә, Яңа ел бәйрәменә" дип исемләнгән конкурс игълан ителде. Һәрбер гаилә актив катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Аларның җан җылысын биреп эшләнгән эшләре, безнең бакчабызны тагын да нурландырды.

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар - ак булсын, саф булсын йөрәктәге бер-берегезгә карата хисләр. Әти-әниләр үз жимешләрен жанны җылытып сөяргә, а балаларга сөелергә насыйп булсын!

Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә диләр бит. Димәк, балалар бакчасы үзе гажәеп матур, тылсымлы бер ил. Шулай бердәм булып, озак еллар нәтижәле эшләргә язсын иде.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, балалар, туганнар, дуслар белән бергә гомер кичерүең Кешене ифрат зур бәхетле итә. … Бәхетле булыгыз!!!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250