Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариле балалар бакчасында балалар инглизчә театраль тамаша тәкъдим итте (фото)

Замана таләпләре үзгәргән саен, белем бирү учрежденияләрендә дә яңалыклар булып тора. Күптән түгел генә әле БДИ, ФДББС кебек яңа терминнар барлыкка килгән булса, хәзер инде балалар бакчасыннан ук инглиз теле серләренә төшенү - зур яңалык булып тора.

Чыннан да, кече яшьтән үк чит тел өйрәнү - балалар өчен бик уңайлы, шәхес формалашу өчен төпле нигез булып торса да, күпчелек әти - әниләр арасында бу аңлашылмаучанлык тудырды.

Безнең Кариле балалар бакчасында инглиз теле түгәрәге менә инде дүртенче елын бик актив рәвештә эшләп килә. Чит тел өйрәнү, чит төбәк кешеләренә карата ихтирам, яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларда гына түгел, аларның әти- әниләрендә дә зур кызыксыну уята.
Һәм нәкъ менә әти- әниләргә балаларының белем дәрәҗәсен, программаны ни дәрәҗәдә үзләштерүен күрсәтү, аңлату максатыннан, бакчабызда төрле кичәләр, бәйрәмнәр, атналыклар, ачык шөгыльләр еш оештырыла. Күптән түгел генә мәктәпкә әзерлек төркеменең "The happy house" дип исемләнгән театраль тамашасы - моның ачык мисалы.
Балаларның инглизчә шигырьләр сөйләп, җыр җырлаулары белән беррәттән, бармак уеннары, команда ярышлары әти-әниләрнең генә түгел, бакча тәрбиячеләренең дә күңеленә хуш килде.

Гүзәл ШӘРӘФЕТДИНОВА,
Кариле балалар бакчасының
инглиз теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250